Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Казанда кәбестә, йомырка, бәрәңге һәм сырга бәяләр арткан

Татарстан башкаласында узган атна дәвамында азык-төлек базарында күпмедер бәяләр үзгәргән. Шулай итеп, кәбестә 5,8 %-ка, тавык йомыркасы 5,2%-ка, туңдырылган балык, алма һәм бәрәңге 3,1-3,4%-ка бәяләр арткан. Шулай ук башлы суган һәм сыр (1,6-2,4%), тары ярмасы, токмач, колбаса, бодай оны, аракы, каймак, сыер ите, тоз, ак һәм сыек май, дөге кыйммәтләнгән....

Татарстан башкаласында узган атна дәвамында азык-төлек базарында күпмедер бәяләр үзгәргән. Шулай итеп, кәбестә 5,8 %-ка, тавык йомыркасы 5,2%-ка, туңдырылган балык, алма һәм бәрәңге 3,1-3,4%-ка бәяләр арткан.
Шулай ук башлы суган һәм сыр (1,6-2,4%), тары ярмасы, токмач, колбаса, бодай оны, аракы, каймак, сыер ите, тоз, ак һәм сыек май, дөге кыйммәтләнгән.
Бер атна дәвамында кишер, майлы эремчек, майлылыгы 2,5-3,2% булган стерилизацияләнгән сөт һәм эче алынган тавыкка бәяләр төшкән.
Татарстанстат хәбәр иткәнчә, ипи, шикәр, майлылыгы 2,5-3,2% булган пастеризацияләнгән сөт һәм карабодай ярмасына бәяләр үзгәрешсез калган.
http://intertat.ru/tt/ сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәяләр арткан