Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда эшсезләр саны

Татарстанда 14670 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте. 26нчы ноябрьдән алып 2нче декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 758 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күпләп...

Татарстанда 14670 кеше республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә тора, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
26нчы ноябрьдән алып 2нче декабрьгә кадәр булган вакыт аралыгында 758 татарстанлы эшсез дип танылган. Икътисадый эшчәнлек төрләре буенча караганда, бу мәсьәлә буенча әйдәп баручы булып күпләп һәм берәмләп сәүдә итү тармагы тора. Эшсез дип танылган 107 кеше нәкъ менә әлеге өлкәдә эшләгән булган.
Узган хисап атнасы белән чагыштырганда, теркәлгән эшсезләр саны 38 кешегә арткан. Эшсезлек дәрәҗәсе узган атнадагы 0,72 процент дәрәҗәсендә калган.
Иң түбән эшсезлек дәрәҗәсе дип Лаеш һәм Актаныш районнарын атарга була: ул 0,2 һәм 0,3 процентны тәшкил итә. Югары Ослан һәм Буада да эшселәр әллә ни күп түгел:0,51 һәм 0,52.
Үз чиратында, иң югары эшсезлек дәрәҗәсе Кама Аланында һәм Яшел Үзәндә санала:3,58 һәм 2,2. Әйтергә кирәк, мондый хәл күбесенчә, эш урыннары җитмәү сәбәпле, барлыкка килә. Кама Аланындагы теркәлгән 287 эшсезгә 109 вакансия генә тәкъдим итә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безработица