Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Куакбаш китапханәсендә очрашу

Куакбаш авылы китапханәсендә "Уку өчен 2015 секунд" халыкара китап укучылар марафоны кысаларында, балалар белән кызыклы очрашу үтте, дип хәбәр итә Үзәк китапханә хезмәткәрләре. Бирегә озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән укытучы, "Туган авылым - Куакбаш" китабының авторы Мәмдүдә Вәлиуллина чакырылган иде. Ул балаларга китапның язылу тарихын сөйләде, авылыбыз тарихыннан кызыклы...

Куакбаш авылы китапханәсендә "Уку өчен 2015 секунд" халыкара китап укучылар марафоны кысаларында, балалар белән кызыклы очрашу үтте, дип хәбәр итә Үзәк китапханә хезмәткәрләре.
Бирегә озак еллар мәктәптә балаларга белем биргән укытучы, "Туган авылым - Куакбаш" китабының авторы Мәмдүдә Вәлиуллина чакырылган иде. Ул балаларга китапның язылу тарихын сөйләде, авылыбыз тарихыннан кызыклы истәлекләр белән уртаклашты.
Балалар аның Кадермәт чишмәсенә,Таҗи тавына, Куак елгасына атап язылган шигырьләрен кызыксыну белән тыңлады. Бу очрашу укучыларга киләсе елга, китап уку өчен старт бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: куакбаш

2
X