Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Яшь артистлар үсә

Казан шәһәрендә, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган республикакүләм театрлар бәйгесе булып узды. Безнең 11нче гимназиядән "Айсылу" театрына йөрүче Азалия Мәгъсумова "Зәңгәр шәл" драмасыннан Мәйсәрә җыры белән, "Спектакльдән җыр"- номинациясендә катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Азалиянең вокал укытучысы Гөлшат Рамазановна Кушилкова. Аның тырышлыгы чиксез. VI сыйныфта гына...

Казан шәһәрендә, драматург Кәрим Тинчуринның тууына 127 ел тулуга багышланган республикакүләм театрлар бәйгесе булып узды.


Безнең 11нче гимназиядән "Айсылу" театрына йөрүче Азалия Мәгъсумова "Зәңгәр шәл" драмасыннан Мәйсәрә җыры белән, "Спектакльдән җыр"- номинациясендә катнашып I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Азалиянең вокал укытучысы Гөлшат Рамазановна Кушилкова. Аның тырышлыгы чиксез. VI сыйныфта гына булуына карамастан Тинчурин сәхнәсенә чыккач яңгыравыклы матур тавышын ишетеп, бөтен зал тын калды.

Җырлау гына түгел, Мәйсәрә образын башкару да аңа килешә! Бу кызның киләчәге дә җыр-моңга,сәнгатькә үрелеп барыр дип ышанасы килә.

Зөмәрә Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азалия

2
X