Заман сулышы

22 апрель 2015 яңалыклары

  • 22 апрель 2015 - 13:53
    Мотоцикл йөртүче машина астында калган
    21 апрель көнне, төнге 23:05 сәгатьтә Нижнекамск шәһәренең Яшьлек - Тукай урамы чатында ВАЗ-2112 машина хуҗасы сул якка борылганда "Сузуки" мотоциклында баручыга юл куймый һәм аның белән бәрелешеп, юл-транспорт һәлакәте ясый. 23 яшьлек мотоцикл хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Шунысы билгеле, аның мотоцикл йөртү таныклыгы да булмаган. 22...
    451
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 13:25
    Табиб ришвәт алганда тоткарланган
    Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тарафыннан 55 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган. Яшел Үзән психоневрологик диспансерның психиатрия бүлеге мөдире булып эшләүче әлеге хатын-кыз ришвәт алуда шикләнелә. Тикшерү фаразлары буенча, 2015 елның язында шикләнелүче, җирле хатын-кызга аның 81 яшьлек туганын стационар психиатрия бүлегендә бушка дәвалау өчен 10 мең...
    510
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 12:37
    Урдалы мәктәбендә Халыкара Җир көне
    Бүген, 22 апрель көнне - Халыкара Җир көне уңаеннан безнең мәктәптә Җир көне сәгате үткәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск районы Урдалы мәктәбе сайты. Укучылар үзләре әзерләп килгән презентацияләрен яклады, викторина сорауларына җавап бирде, экологик ситуацияләр чишелде, мәктәп күләмендә "Иң яхшы эколог" билгеләп үтелде.
    618
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 12:11
    Наркотикларга каршы – бергәләп
    Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәгариф идарәсе, үзәк район хастаханәсе, "Исток-Башлангыч" үзәге вәкилләр килгән иде. Комиссиядә яшьләр күп булган урында наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуына юл куймаска, мәктәпләрдә наркотикларга каршы нинди...
    458
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 11:59
    Җырчы буласың килсә – кастингка бар
    "TMTV" телеканалы, "Барс Медиа" продюсерлык үзәге һәм "Татар радиосы" зур кастинг игълан итә. 26 апрельдә кем өчендер тормышын баштанаяк үзгәртү мөмкинлеге туачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Кастинг "OUT HALL" төнге клубында узачак. Үзен алып баручы, җырчы ролендә сынап карарга теләүчеләр 10:00 сәгатькә әлеге клубка килә ала. Барысы да уңышлы килеп...
    523
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 10:38
    Эчке эшләр бүлегендә ветераннарны хөрмәтләделәр
    17 апрель көнне Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенең актлар залында ветераннар хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Ветераннарга Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Н.Юриков җылы теләкләрен җиткерде. Ул сугыш кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Яшь буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә...
    435
    0
    0
  • 22 апрель 2015 - 05:48
    Иске Шөгер башлыгы иң яхшылар рәтендә
    Кичә Казанда "Муниципаль идарәдә иң яхшы хезмәткәр", "Татарстан Республикасының җирле үзидарәләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы", "Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. "Авыл һәм шәһәр җирлеге органының иң яхшы җитәкчесе" номинациясендә Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова җиңү яулаган. Аңа Диплом...
    565
    0
    0
Реклама