Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Наркотикларга каршы – бергәләп

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды. Анда эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәгариф идарәсе, үзәк район хастаханәсе, "Исток-Башлангыч" үзәге вәкилләр килгән иде. Комиссиядә яшьләр күп булган урында наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуына юл куймаска, мәктәпләрдә наркотикларга каршы нинди...

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы узды.

Анда эчке эшләр бүлеге начальнигы Александр Мищихин, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе, мәгариф идарәсе, үзәк район хастаханәсе, "Исток-Башлангыч" үзәге вәкилләр килгән иде. Комиссиядә яшьләр күп булган урында наркотик һәм психотроп матдәләрнең таралуына юл куймаска, мәктәпләрдә наркотикларга каршы нинди чаралар алып барылуы турында сүз алып барылды.

Мәсәлән, быел да "Наркотикларга каршы". "Наркотикларсыз тормыш", "Тәмәке тартуга каршы", "Сәламәт яшәү рәвеше", "Күңелле җәй", "Яхшы башлангыч", "Велопробег - 2015", "Собриология дәресләре" кебек чаралар үткәрергә планлаштырыла.

Комиссиядә 517 наркотик матдә кулланучы исәптә торуы турында әйтелде. Ике егетне наркотик матдә сатканнары өчен хөкем иткәннәр. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә 66 бала исәпләнә, шуның 14се исәпкә алынган. Быелның I кварталын алсак, инде 7 кеше наркотик кулланган өчен исәпкә алынган.
Рәгать Хөсәенов наркотикларга каршы уздырылучы чараларның көтелгән нәтиҗәләр бирмәвен ассызыклап, яшьләрне әлеге афәттән йолып алуның башка ысулларын кулланырга кирәклеген, монда ата-аналарны да җәлеп итү мөһимлеген әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: антинаркотическая комиссия