Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мотоцикл йөртүче машина астында калган

21 апрель көнне, төнге 23:05 сәгатьтә Нижнекамск шәһәренең Яшьлек - Тукай урамы чатында ВАЗ-2112 машина хуҗасы сул якка борылганда "Сузуки" мотоциклында баручыга юл куймый һәм аның белән бәрелешеп, юл-транспорт һәлакәте ясый. 23 яшьлек мотоцикл хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Шунысы билгеле, аның мотоцикл йөртү таныклыгы да булмаган. 22...

21 апрель көнне, төнге 23:05 сәгатьтә Нижнекамск шәһәренең Яшьлек - Тукай урамы чатында ВАЗ-2112 машина хуҗасы сул якка борылганда "Сузуки" мотоциклында баручыга юл куймый һәм аның белән бәрелешеп, юл-транспорт һәлакәте ясый.
23 яшьлек мотоцикл хуҗасы алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Шунысы билгеле, аның мотоцикл йөртү таныклыгы да булмаган. 22 яшьлек мотоцикл пассажиры хастаханәгә озатылган.
2014 елда Татарстанда мотоцикл йөртүче белән бәйле 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 кеше үлгән, 32се тән җәрәхәтләре алган.
Мотоцикл - транспорт чарасы, аңа утырып йөргәндә сак булырга кирәк. Аны йөртергә рөхсәт 18 яшь тулгач кына бирелә, шулай ук, мотоцикл йөртүченең мотошлемы да булырга тиеш.
Юлларда игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен бозмагыз, дип киңәш итә Татарстан республикасы эчке эшләр бүлеге дәүләт автоинспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авария