Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчке эшләр бүлегендә ветераннарны хөрмәтләделәр

17 апрель көнне Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенең актлар залында ветераннар хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Ветераннарга Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Н.Юриков җылы теләкләрен җиткерде. Ул сугыш кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Яшь буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә...

17 апрель көнне Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенең актлар залында ветераннар хөрмәтләүгә багышланган бәйрәм чарасы булып узды.


Ветераннарга Лениногорск районы буенча эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы рәисе Н.Юриков җылы теләкләрен җиткерде. Ул сугыш кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Яшь буынны тәрбияләүдә һәм белем бирүдә актив катнашканнары өчен ветераннарга рәхмәт белдерелде, отставкада булган подполковник Г.Ногманов "Эчке эшләр бүлеге ветеранының хөрмәт билгесе" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Ветераннар өчен концерт та оештырылган иде. Үзләренең иҗади булулары белән аларны полициянең участок уполномоченные Рузел Гарипов, ветеран, отставкада булган подполковник П.Семушин, ОРЛСның өлкән психологы Светлана Хаялтдинова куандырды, күтәренке кәеф бүләк итте.
Лениногорск районы эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОВД