Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Җырчы буласың килсә – кастингка бар

"TMTV" телеканалы, "Барс Медиа" продюсерлык үзәге һәм "Татар радиосы" зур кастинг игълан итә. 26 апрельдә кем өчендер тормышын баштанаяк үзгәртү мөмкинлеге туачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Кастинг "OUT HALL" төнге клубында узачак. Үзен алып баручы, җырчы ролендә сынап карарга теләүчеләр 10:00 сәгатькә әлеге клубка килә ала. Барысы да уңышлы килеп...

"TMTV" телеканалы, "Барс Медиа" продюсерлык үзәге һәм "Татар радиосы" зур кастинг игълан итә. 26 апрельдә кем өчендер тормышын баштанаяк үзгәртү мөмкинлеге туачак, дип ышандыра чараны оештыручылар.
Кастинг "OUT HALL" төнге клубында узачак. Үзен алып баручы, җырчы ролендә сынап карарга теләүчеләр 10:00 сәгатькә әлеге клубка килә ала. Барысы да уңышлы килеп чыга икән, кызыклы эш тә тәкъдим ителергә мөмкин.
Йолдызлы кастингта катнашучыларга йолдызлардан торган жюри әгъзалары бәя бирәчәк. Алар - Зәйнәп Фәрхетдинова, Әбри Хәбриев, Гөлназ Сәфәрова, Лилия Кадыйрова, Айваз Садыров, Илсия Ганиуллина.
Сүз уңаеннан: үз вакытында кастинг Раяз Фасихов, Илвина, Алинә Сафиуллина, Гөлназ Сәфәрова, Әбри Хәбриев, Ландыш Нигъмәтҗанова, Иркә, Мөнир Рахмаев кебек йолдызларны тамашачыга таныткан иде.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кастинг

2
X