Заман сулышы

29 июнь 2015 яңалыклары

  • 29 июнь 2015 - 18:34
    Ишеттегезме әле? Әбиләрне тагын алдаганнар...
    Татарстанда телефон аша алдаучыларның корбаннары тагын да арта төште. Даими кисәтеп торсалар да, узган ял көннәрендә әби-карчыклар кабат кырыгалдарлар салган кармакка эләккән. Узган ялда алдакчылар Чаллыда яшәүче 67 яшьлек хатын-кызның өй телефонына иртәнге сәгать 9да шалтырата. Билгесез кеше, әби-карчыккка улының транспорт һәлакәтенә эләгүен, аңа җинаять җаваплылыгы янавын җиткерә. Моннан акча...
    614
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 11:19
    Лениногорскида Яшьләр көненә - рок-концерт
    27 июнь көнне шәһәребезнең Урман паркында Яшьләр көненә багышланган рок-җырчылар башкаруында концерт булып узды. Ул өч сәгать дәвам итте. Анда Theater of Corpses (Бугульма), The Dream Aloom (Бугульма) и Black Sunrise (Лениногорск) коллективлары чыгыш ясады. Яшьләр концерттан канәгать калгандыр дисәк, ялгыш булмас. Рөстәм Минәҗев фотолары
    769
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:33
    29 июнь – 5 июльгә йолдызнамә
    Кучкар (21.03-20.04)лар бөтен нәрсәне берьюлы кулда тотып та, карап бетереп тә була дип уйлау ялгыш фикер. Алдакчылар кармагына эләгүегез ихтимал. Сезгә каршы мәкерле планнар корыла, сак булыгыз. Физик эшләрдән бу атнада арынып торыгыз. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, атнаның беренче яртысында сезгә эш күп булса да, җиңеп чыгарсыз. Вак-төяк нәрсәләр өчен борчылмагыз, киләчәккә...
    728
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:16
    "Карт егет" турында шигырь укып алыгыз
    Әле кырык тулмаса да, Озак яшәгән кебек. Хатынсыз, баласыз кеше Авыл өчен карт егет. Урамдагы кыз - кыркынга, Элеккечә күз атмый. Клубка да чыгып йөрми, Кунак кызын озатмый. Гомернең салмак елгасы Бер көйгә генә агыш. Күзенә дә, йөзенә дә Сыланган сары сагыш. Гөлназ ямьсез, Гүзәл телчән, Ә Алсу җанга ятмый....
    693
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:08
    Россельхозцентр белгечләре Лениногорск районы кырларындагы чәчүлек мәйданнарының торышын тикшерде
    Ун көн саен авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр белгечләре район кырларындагы чәчүлек мәйданнарының торышын тикшерә. Шушы көннәрдә дә хуҗалыкларның кырларын карап чыктылар. "Лениногорская" агрофирмасы кырларын тикшергәндә, алар янына "Татагролизинг" җәмгыяте генераль директорының урынбасары Рөстәм Гайнуллин, агрофирма агрономнары, шулай ук үсемлекләрне химик саклау чараларын җитештерү һәм сату компаниясе вәкиле Фоат Садретдинов кушылды....
    816
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 08:02
    Тимәш авылы кызы артист булырга хыяллана
    Мин ул кызны беренче мәртәбә моннан бер ел элек Мәдәният сарае каршында эшләп килүче татар яшьләре театры куйган премьерада, төп рольләрнең берсендә күрдем. Зәңгәр күзле, алтын төсле сары чәчле, мөлаем йөзле кызга күбесе игътибар иткәндер. Тимәш кызы Ләйсән Билалованың уңышлары моның белән генә бетми әле. Әйдәгез, үзе белән бергә сөйләшик....
    903
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 07:38
    Лениногорскида батып үлүченең кем булуы ачыкланган
    Якшәмбе Иске Писмән күлендә батып үлгән ирнең кем булуы ачыкланган. Ул - 1956 елгы, Самара өлкәсенең Шанталы районыннан. Бездәге "Восходящая Заря"да эшләгән. Яр кырыенда аның киемнәре, ә алар өстендә халыкта "фанфурик" дип йөртелүче эчемлектән булган шешәләр калган. Янәшәсендә кызынып ятучылар да аның "салмыш" булуын раслады, ди Гадәттән тыш хәлләр бүлеге...
    606
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 07:22
    Лениногорскида "чыгарылыш кичәсе" үтте (ФОТОЛАР)
    26 июнь көнне Лениногорскиның Үзәк мәйданында чыгарылыш кичәсе үтте. Чыгарышы кичәсенә җыелган укучыларны шәһәр мәры Рәгать Хәсәенов, Мәгариф идарәсе начальнигы Вәгыйзь Санатуллин сәламләде. Алар укучыларгы медальләр тапшырды. Соңыннан укучылар вальс биеде һәм һавага шарлар очырды.
    523
    0
    0
  • 29 июнь 2015 - 05:59
    Бер көндә ике суга батучы
    Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлардан караганда, кичә Лениногорскида ике ир-ат суга батып үлгән. Бер очрак кичке якта медсанчасть янындагы сулыкта була. Анда өлкән яшьтәге ир-ат исерек хәлдә суга кереп китеп бата. Күрүчеләр аны тартып чыгара, әмма беркадәр су астында булган ир-атны ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә коткара алмый. Икенче хәл Иске Писмәндәге сулыкта...
    621
    0
    0
Реклама