Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

29 июнь – 5 июльгә йолдызнамә

Кучкар (21.03-20.04)лар бөтен нәрсәне берьюлы кулда тотып та, карап бетереп тә була дип уйлау ялгыш фикер. Алдакчылар кармагына эләгүегез ихтимал. Сезгә каршы мәкерле планнар корыла, сак булыгыз. Физик эшләрдән бу атнада арынып торыгыз. Үгезбозау (21.04-21.05)лар, атнаның беренче яртысында сезгә эш күп булса да, җиңеп чыгарсыз. Вак-төяк нәрсәләр өчен борчылмагыз, киләчәккә...

Кучкар (21.03-20.04)лар бөтен нәрсәне берьюлы кулда тотып та, карап бетереп тә була дип уйлау ялгыш фикер. Алдакчылар кармагына эләгүегез ихтимал. Сезгә каршы мәкерле планнар корыла, сак булыгыз. Физик эшләрдән бу атнада арынып торыгыз.
Үгезбозау (21.04-21.05)лар, атнаның беренче яртысында сезгә эш күп булса да, җиңеп чыгарсыз. Вак-төяк нәрсәләр өчен борчылмагыз, киләчәккә якты өмет белән карагыз. Атна ахырына бөтен проблемаларыгыз хәл ителер. Хезмәттәшләрегез һәм якыннарыгыз ярдәм итәчәк.
Игезәк (22.05-21.06)ләр килеп туган проблемаларын хәл итү белән мәшгуль булыр. Мөһим кәгазьләр белән эш иткәндә игътибарлы булу сорала. Шәхси тормышыгызда үзгәрешләр көтелми. Ялгызлар насыйп ярын очратуы ихтимал. Ял көннәрен якын кешеләрегез белән үткәрегез.
Кысла (22.06-22.07)лар, сезнең өчен атна төрле вакыйгаларга бай булыр. Үзгәрешләр дә булмыйча калмас. Бу атнада күбрәк ял итәргә тырышыгыз. Яңа башлаган эшегез уңышлы тәмамланмаска мөмкин. Атна ахырында бәйрәмгә бару, күңел ачу көтелә.
Арыслан (23.07-22.08)нарның гаиләсендә мөнәсәбәтләр тагын да ныгыр, яраткан кешегез белән бер-берегезне яхшырак аңлый башларсыз. Берәр нәрсәдә алга китеш булыр. Хыялларыгызны чынга ашырасыгыз килә икән, як-ягыгызга карагыз, киртәләр күренмиме? Атна ахырында ару-талу үзен сиздерер.
Кыз (23.08-22.09)лар атна башыннан өйдә тәртип урнаштырыр, шәхси тормышын җайлар. Вак-төяк нәрсәләр өчен сөйгәнегез белән ачуланышырга кирәкмәс. Әгәр дә тавыш чыккан икән инде, бер-берегезгә юл куярга өйрәнегез дигәнне аңлатыр. Идеяләрегезне чынга ашырырсыз. Уңышлы көннәр шатландырыр.
Үлчәү (23.09-23.10)ләр бу атнада бик тырыш булыр, актив эшләр. Тиз булмаса да, финанс хәлегез яхшы якка үзгәрер. Атна идеяләрегезне чынга ашыру өчен уңышлы. Тирә-ягыгызда сездән көнләшүчеләр барлыкка килер, ләкин алардан куркып утырырга кирәкмәс.
Чаян (24.10-22.11)нар берәр эш башкарганда ашыкмагыз, хата ясавыгыз ихтимал. Ашыгу яхшы нәтиҗә бирми. Атна уртасында үзгәрешләр көтелә. Алар сезнең өчен бик үк уңышлы булмаска да мөмкин. Шәхси тормышыгызда бар да яхшы.
Укчы (23.11-21.12)лар, сезгә кемнең гаепле һәм гаепсез икәнен ачыкларга туры килер. Сезнең фикерне күбесе аңлап бетермәскә мөмкин, шуңа тавыш чыгуы ихтимал. Берәр нәрсәне раслаганчы, башта ачыклагыз, дөресме ул, әллә юкмы. Эчке күңелегезгә таяныгыз.
Кәҗәмөгез (22.12-18.01)ләр, эшегездә килешү төзегәндә сак булыгыз, алдакчылар кармагына эләгүегез ихтимал. Эшегез дә, финанс хәлегез дә кыен хәлгә калмагае. Әгәр дә кыен хәлгә калгансыз икән инде, дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегез ярдәменә таяна аласыз.
Сукояр (19.01-18.02)ларга башка кеше өчен берәр нәрсәдән баш тартырга туры килер, гәрчә бу сезнең өчен кыен булса да. Финанс хәлегезне яхшырту ягын карарга вакыт. Шәхси тормышыгызга килгәндә, яраткан кешегезгә карата игътибарыгыз аз.
Балык (19.02-20.03)лар, кемнеңдер кылган гамәле өчен сез кыен хәлгә калуыгыз бар. Шулай да борчылмагыз, барысы да җайланачак, алда уңышлы көннәр көтелә. Тормышыгыздагы үзгәрешләр яхшыга булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп