Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер көндә ике суга батучы

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлардан караганда, кичә Лениногорскида ике ир-ат суга батып үлгән. Бер очрак кичке якта медсанчасть янындагы сулыкта була. Анда өлкән яшьтәге ир-ат исерек хәлдә суга кереп китеп бата. Күрүчеләр аны тартып чыгара, әмма беркадәр су астында булган ир-атны ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә коткара алмый. Икенче хәл Иске Писмәндәге сулыкта...

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматлардан караганда, кичә Лениногорскида ике ир-ат суга батып үлгән.
Бер очрак кичке якта медсанчасть янындагы сулыкта була. Анда өлкән яшьтәге ир-ат исерек хәлдә суга кереп китеп бата. Күрүчеләр аны тартып чыгара, әмма беркадәр су астында булган ир-атны ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләр дә коткара алмый.
Икенче хәл Иске Писмәндәге сулыкта була. Биредә Самарадан кунакка кайткан ир-ат исерек хәлдә су коенырга китә, әйләнеп кайтмагач дуслары коткаручылар чакырта. Берничә сәгать су төбеннән эзләүгә карамастан, кичә кич гәүдәсе табылмаган иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утопленник