Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ишеттегезме әле? Әбиләрне тагын алдаганнар...

Татарстанда телефон аша алдаучыларның корбаннары тагын да арта төште. Даими кисәтеп торсалар да, узган ял көннәрендә әби-карчыклар кабат кырыгалдарлар салган кармакка эләккән. Узган ялда алдакчылар Чаллыда яшәүче 67 яшьлек хатын-кызның өй телефонына иртәнге сәгать 9да шалтырата. Билгесез кеше, әби-карчыккка улының транспорт һәлакәтенә эләгүен, аңа җинаять җаваплылыгы янавын җиткерә. Моннан акча...

Татарстанда телефон аша алдаучыларның корбаннары тагын да арта төште. Даими кисәтеп торсалар да, узган ял көннәрендә әби-карчыклар кабат кырыгалдарлар салган кармакка эләккән.
Узган ялда алдакчылар Чаллыда яшәүче 67 яшьлек хатын-кызның өй телефонына иртәнге сәгать 9да шалтырата. Билгесез кеше, әби-карчыккка улының транспорт һәлакәтенә эләгүен, аңа җинаять җаваплылыгы янавын җиткерә. Моннан акча түләп кенә котылып булачагын да тәфсилләп аңлата. Шуңа ышанып, әлеге әби кеше 25 мең сум акчасын хатын-кыз курьерга биреп җибәрә. Шуннан соң гына улына шалтыратып карарга башы эшли һәм алдануын белә.
Ә Казанның Авиатөзелеш районында яшәүче 61 яшьлек хатын-кыз кичә 20 мең сум акчасыннан колак кага. Ул кәрәзле телефонына килгән, банк картасының "эштән чыгуы" (блокировка) турындагы смс-хәбәргә ышанып, смс-хәбәрдә күрсәтелгән номер буенча шалтырата. "Банк хезмәткәре" белән сөйләшкәч ул якындагы банкоматка бара, әйтелгән комбинацияләрне җыя һәм булган акчасыннан колак кага. Аның акчалары Курган өлкәсенә таба "очкан" булуы да ихтимал. Чөнки аңа шунда теркәлгән номер аша шалтыратканнар.
Шундый ук ысул белән Казанның Идел буе районында яшәүче 74 яшьлек әби-карчыкны да алдаганнар. Ул да 20 мең сум акчасыннан колак каккан.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдау