Заман сулышы

22 июль 2015 яңалыклары

  • 22 июль 2015 - 13:35
    Казанга барырга уйласаң, маршрутыңны алдан билгелә
    Республика дәүләт автоинспекциясе, су спорты төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты ачылу сәбәпле, 24 июльдә Казанда иртәнге сәгать 6дан кичке 11гә кадәр С. Хәким, Мусин, Ф. Әмирхан, А. Бичурин, Чистопольская урамнарында транспорт хәрәкәте йөреше чикләнүе турында хәбәр итә. Бу көнне Лениногорскидан Казанга барырга уйлаган машина йөртүчеләрдән шәһәрдә йөрү маршрутын алдан ук...
    335
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 13:23
    Лениногорскилыларны танго биергә чакыралар
    Ул 25 июльдә шәһәр паркында булачак. 18.00 сәгатьтә башлана. Программада: шәһәр бию коллективлары һәм артистлар чыгышы, дискотека
    400
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 11:45
    Фатирда – өч мәет
    Әлеге коточкыч фаҗига турында бүген төш вакытында билгеле була. "112" телефон номеры аша ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен фатир күршеләре чакырта. Чаллының 44 нче торак комплексындагы бер йортта яшәүче хатын-кыз, күршеләре - бер хатын-кыз һәм ике ир-атның аңсыз идәндә ятуларын хәбәр итә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәндә алар өчесе дә үлгән була инде....
    536
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 11:08
    Әлмәтлене алдаганнар
    Әлмәттә яшәүче 44 яшьлек ханым Интернет-сайтларның берсендә иске генә «җиделе» машинасын сату турында белдерү элә. Аны 25 мең сумга алырга теләүчеләр бик тиз табыла. Алар үзләрен иске машиналарны утильләштерү фирмасы хезмәткәрләре дип таныталар. Телефон аша алыш-биреш турында сөйләшкәч, «сатып алучылар» акчаны банк картасына күчерәчәкләрен әйтәләр. Ханым аларның машинаны килеп карамауларыннан...
    375
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 08:59
    Лениногорскида кайчан җылытачак
    Лениногоскида инде ничә көн яңгыр ява. Кичә күк йөзе көне буе кап-кара торды. Яңгыр төнлә дә тәрәзәгә бәреп-бәреп яуды. Иртән көн аязган кебек иде, төш вакытында тагын яңгыр коярга тотынды. Интернет мәгълүматларына карасаң, иртәгәдән аязырга тиеш, тик артык җылытмый. Атна ахырына чаклы һава температурасы 20-22 градус җылы булачак.
    392
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 08:34
    Кулы өзелгән хатын-кыз мәете турында
    Кичә Казанның бер урамында кулы өзелгән хатын-кыз мәете табылу турында хәбәр иткән идек. Бүген шуңа моңа бераз ачыклык кертелде. Әлеге күпкатлы йортка видеокамера куелган булган . Ул хатынның йортка керүен һәм иң югары каттан аска сикерүен теркәп барган. Хатын чүп контейнеры өстенә килеп төшкән, шуңа бер кулы һәм аягы өзелгән....
    368
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 07:53
    Башкортстанда туристлар утырган автобус әйләнеп капланган
    Бүген Башкортстанда туристлар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Автобус салонында 40 пассажир һәм 2 йөртүче булган. Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария 8.30да Уфа-Инзер-Белорецк автомобил юлының 56нчы чакрымында булган. Автобусның Анапа-Магнитогорск маршурты буенча баруы булган. "Транспорт чарасы юлдан төшеп, уң ягына яткан. 27...
    457
    0
    0
  • 22 июль 2015 - 06:39
    Лениногорскида караклар аза
    Чираттагысы "Эссен" кибетендә була. Касса янында басып торган хатынның игътибарсызлыгыннан файдаланып, берәү аның сумкасыннан акча янчыгын урлый. Анда 20 мең тирәсе акча була. Ведомостводан тыш сак хезмәткәрләре әлеге факт буенча 42 яшьлек шәһәребез кешесен тоткарлый. Аңа карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
    454
    0
    0
Реклама