Башкортстанда туристлар утырган автобус әйләнеп капланган
Бүген Башкортстанда туристлар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Автобус салонында 40 пассажир һәм 2 йөртүче булган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария 8.30да Уфа-Инзер-Белорецк автомобил юлының 56нчы чакрымында булган. Автобусның Анапа-Магнитогорск маршурты буенча баруы булган. "Транспорт чарасы юлдан төшеп, уң ягына яткан. 27...
Бүген Башкортстанда туристлар утырган автобус катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Автобус салонында 40 пассажир һәм 2 йөртүче булган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авария 8.30да Уфа-Инзер-Белорецк автомобил юлының 56нчы чакрымында булган. Автобусның Анапа-Магнитогорск маршурты буенча баруы булган. "Транспорт чарасы юлдан төшеп, уң ягына яткан. 27 кеше медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән", - дип аныклап уздылар ведомствоның матбугат хезмәтендә. Авариянең сәбәпләре ачыклана, урында оператив тикшерү төркеме эшли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз