Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Әлмәтлене алдаганнар

Әлмәттә яшәүче 44 яшьлек ханым Интернет-сайтларның берсендә иске генә «җиделе» машинасын сату турында белдерү элә. Аны 25 мең сумга алырга теләүчеләр бик тиз табыла. Алар үзләрен иске машиналарны утильләштерү фирмасы хезмәткәрләре дип таныталар. Телефон аша алыш-биреш турында сөйләшкәч, «сатып алучылар» акчаны банк картасына күчерәчәкләрен әйтәләр. Ханым аларның машинаны килеп карамауларыннан...

Әлмәттә яшәүче 44 яшьлек ханым Интернет-сайтларның берсендә иске генә «җиделе» машинасын сату турында белдерү элә.
Аны 25 мең сумга алырга теләүчеләр бик тиз табыла. Алар үзләрен иске машиналарны утильләштерү фирмасы хезмәткәрләре дип таныталар. Телефон аша алыш-биреш турында сөйләшкәч, «сатып алучылар» акчаны банк картасына күчерәчәкләрен әйтәләр. Ханым аларның машинаны килеп карамауларыннан да шикләнми.
Банк картасының номеры белән реквизитларын сорап алганнан соң, кырыгалдарлар аның балансы белән дә кызыксына. Картада акча бик аз икәнен белгәч, алар анда 5 мең сумнан артык акча салырга кирәклеген әйтәләр, Янәсе, бу акча күчерү өчен кирәкле сумма. Бернидән шикләнмәгән ханым терминал аша тегеләр сораган сумманы кертә. Аннары кесә телефонына аның банк картасы белән башкарылган операцияләр турында смс-хәбәрләр килә башлый. Шунда гына ханым алданганын абайлап ала. Ә ялган сатып алучылар телефонга җавап бирми башлый. Мошенниклар корбаны булганын аңлаган ханым полициягә мөрәҗәгать итә. Тикшерү бара.
"Әлмәт таңнары" сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined