Чираттагысы "Эссен" кибетендә була. Касса янында басып торган хатынның игътибарсызлыгыннан файдаланып, берәү аның сумкасыннан акча янчыгын урлый. Анда 20 мең тирәсе акча була. Ведомостводан тыш сак хезмәткәрләре әлеге факт буенча 42 яшьлек шәһәребез кешесен тоткарлый. Аңа карата җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз