Заман сулышы

Фатирда – өч мәет

Әлеге коточкыч фаҗига турында бүген төш вакытында билгеле була. "112" телефон номеры аша ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен фатир күршеләре чакырта. Чаллының 44 нче торак комплексындагы бер йортта яшәүче хатын-кыз, күршеләре - бер хатын-кыз һәм ике ир-атның аңсыз идәндә ятуларын хәбәр итә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәндә алар өчесе дә үлгән була инде....

Әлеге коточкыч фаҗига турында бүген төш вакытында билгеле була. "112" телефон номеры аша ашыгыч ярдәм хезмәткәрләрен фатир күршеләре чакырта.
Чаллының 44 нче торак комплексындагы бер йортта яшәүче хатын-кыз, күршеләре - бер хатын-кыз һәм ике ир-атның аңсыз идәндә ятуларын хәбәр итә. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килгәндә алар өчесе дә үлгән була инде.
Фаҗига урынында тикшерүчеләр эшли. Беренчел фаразлар буенча фатир хуҗалары үтерелгән булырга мөмкин. Тикшерү эше дәвам итә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: