Заман сулышы

28 июль 2015 яңалыклары

  • 28 июль 2015 - 12:52
    Лениногорскида югалган дальнобойщикның үле гәүдәсе табылган
    Узган ел азагыннан бирле эзләүдә булган дальнобойщикның үле гәүдәсен Лениногорскида Иске Писмән авылы янындагы күл буеннан тапканнар. Ул калкулыкта агачлар арасында яткан. 33 яшьлек дальнобойщик Илья Спирин узган елның 28 декабреннән бирле элемтәгә чыкмаган. Аны 29 декабрьдә АЗСта күргәннәр. Шуннан ерак түгел урында аның «ЗИЛ» машинасы табылган. Дальнобойщик канистрага ягулык...
    580
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 11:30
    Бала урлаган ир тотылган
    Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлегеннән хәбәр иттеләр. Ир Оренбург өлкәсе балалар йортыннан 9 яшьлек малайны урлап киткән иде. Шулай ук Интернет челтәрендә дә бу турыда хәбәр чыкты. Ирне Чиләбе өлкәсендә тоткарлаганнар. Малайны медиклар караган, ул исән-сау, ди.
    473
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 11:11
    Лениногорскида урып-җыю ничек бара?
    Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Республика буенча әлегә планлаштырылган территориянең 8 процентында эшләр тәмамланган һәм 300 мең тонна бөртек суктырылган. Быел уртача уңыш гектарыннан 22,4 центнерны тәшкил итә, узган ел 21,7 центнер булган....
    580
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 11:06
    Без – Чупайда, алар бездә
    Үткән атнада безнең үзешчәннәр Әлмәт районының Чупай авылында концерт куеп кайтты. Безнең артистларның чыгышын бик ошатканнар, 31 июльдә әлмәтлеләр концерт белән Шөгергә килергә җыена. Районнар арасындагы мондый очрашулар инде икенче ел рәттән үткәрелә һәм алар соңгы елларда төзелгән яңа мәдәният йортларында уза.
    508
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 10:25
    Лениногорскида тиздән Җиңү паркы ачылачак
    Геройлар аллеясының дәвамы булып торачак Җиңү паркы да - юбилейлар уңаеннан барлыкка килүче объектлар берсе. Ул Гагарин урамыннан Добролюбов урамына кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта биредә кызу эш кайный. Эшчеләр җирне тигезләп, плитә түшәү белән мәшгуль. Капка рәвешендә керү урыны ясалган инде. Шәһәрлеләрдә урта бер җирдә калыккан стела өстендә нәрсә...
    520
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 08:08
    Миләүшә Кәлимуллинадан сырлы рулет рецепты
    Кирәк булачак: 400 г каты сыр, 200 г пешкән сыер ите, 1-2 маринадланган кыяр, 50 г маринадланган гөмбә, бер бәйләм яшел суган. Әзерләү: иң элек сырны целлофан пакетка салып, башын җеп белән бәйләгез. Шул пакетны кайнар суга салып, сыр эрегәнче тотыгыз да, пакеттан ачмыйча гына, 5 мм калынлыкта уклау белән...
    541
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 07:55
    “Казан утлары” журналы Лениногорск шәһәренә багышлап чыгарылды
    Кадерле укучылар! Лениногорск шәһәренә - 60, "Лениногорскнефть" идарәсенә 70 ел тулу уңаеннан "Казан утлары"ның июль саны шушы вакыйгаларга багышланачагын хәбәр иткән идек. Журналның июль саны чыкты. Без анда шәһәр, район тарихи елъязмасының яңа сәхифәләрен, шушы туфракта туган, шушында яшәп иҗат итүче каләм ияләренең, рәссамнарның иҗат үрнәкләрен, әлеге төбәктә яшәүчеләрнең данлы...
    948
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:57
    Игътибар, бала урлаганнар
    Татарстан Эчке министрлыгы бала урлауда шикләнелүче 1973 елгы Ушков Сергей Александровичны эзли. 25 июльдә ул Оренбург өлкәсе Абдулино шәһәрендәге балалар йортына керә һәм уллыкка алам, дип алдап, 2005 елгы Андрей Васюковны билгесез юнәлештә алып китә. Мәгълүматларга караганда, ул урлау һәм балигъ булмаганнарга карата сексуаль характердагы җинаять өчен берничә тапкыр хөкем...
    393
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:23
    Зәй урманында ике ир-атны аю ашаган
    Ике дус ир-атны Зәй урманында аю ботарлап ташлаган. Аларның гәүдәсен аланлыкта табып алганнар. Бер ир-атның аяклары өзгәләнгән, гәүдәсеннән аерып ята, ди. Махсус хезмәт хезмәткәрләре аюны атып кына тынычландыра алган. Гадәттән тыш хәл урынында төшерелгән фотографиядә аюның нинди зур булуы күренеп тора. Быел аюларның кешегә ташлану очрагы турында ишетелгәне юк иде...
    480
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 06:11
    Балалар Эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булды
    10 нчы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе лагеренә йөрүче балалар Лениногорскиның Эчке эшләр бүлегендә экскурсиядә булды. Эчке эшләр бүлеге ветераны Габдрәшид Ногманов балаларны милиция һәм музей экспонатларының тарихы белән таныштырды, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәткәрләр, аларга багышлап куелган мемориаль комплекс турында сөйләде. Дежур частенең эшләве, видеокүзәтү, мәгълүмат базасы белән балаларны оператив...
    891
    0
    0
  • 28 июль 2015 - 05:39
    Лениногорскида кызлар кеше талый
    Күптән түгел полиция хезмәткәрләре өч балигъ булмаган кызны тоткарлый, дип хәбәр итә Лениногорск Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте. Бу, 15-17 яшьлек кызлар май аеннан бирле бер кыздан 150 сумнан алып 1500 сумга кадәр акча талап ятканнар. Кызларны акча талап алган вакытта тоткарлыйлар.
    630
    0
    0
Реклама