Заман сулышы

Лениногорскида югалган дальнобойщикның үле гәүдәсе табылган

Узган ел азагыннан бирле эзләүдә булган дальнобойщикның үле гәүдәсен Лениногорскида Иске Писмән авылы янындагы күл буеннан тапканнар. Ул калкулыкта агачлар арасында яткан. 33 яшьлек дальнобойщик Илья Спирин узган елның 28 декабреннән бирле элемтәгә чыкмаган. Аны 29 декабрьдә АЗСта күргәннәр. Шуннан ерак түгел урында аның «ЗИЛ» машинасы табылган. Дальнобойщик канистрага ягулык...

Узган ел азагыннан бирле эзләүдә булган дальнобойщикның үле гәүдәсен Лениногорскида Иске Писмән авылы янындагы күл буеннан тапканнар.
Ул калкулыкта агачлар арасында яткан.
33 яшьлек дальнобойщик Илья Спирин узган елның 28 декабреннән бирле элемтәгә чыкмаган. Аны 29 декабрьдә АЗСта күргәннәр. Шуннан ерак түгел урында аның «ЗИЛ» машинасы табылган. Дальнобойщик канистрага ягулык салдырырга дип килгән булган, әмма аның үтенечен кире какканнар. Моңа кадәр ул баш травмасы алган, бәлки шуның аркасында хәтерен җуйган булгандыр.
http://www.almet-rt.ru/

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: