Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тиздән Җиңү паркы ачылачак

Геройлар аллеясының дәвамы булып торачак Җиңү паркы да - юбилейлар уңаеннан барлыкка килүче объектлар берсе. Ул Гагарин урамыннан Добролюбов урамына кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта биредә кызу эш кайный. Эшчеләр җирне тигезләп, плитә түшәү белән мәшгуль. Капка рәвешендә керү урыны ясалган инде. Шәһәрлеләрдә урта бер җирдә калыккан стела өстендә нәрсә...

Геройлар аллеясының дәвамы булып торачак Җиңү паркы да - юбилейлар уңаеннан барлыкка килүче объектлар берсе.


Ул Гагарин урамыннан Добролюбов урамына кадәр дәвам итәчәк. Хәзерге вакытта биредә кызу эш кайный. Эшчеләр җирне тигезләп, плитә түшәү белән мәшгуль. Капка рәвешендә керү урыны ясалган инде.

Шәһәрлеләрдә урта бер җирдә калыккан стела өстендә нәрсә булачак икән, дигән сорау тугандыр, мөгаен. Анда хәрби самолет куелачак, диделәр.

Паркның җирлеген ясап, әзерләп бетергәннән биредә башка хәрби техника - ике пушка, гаубица урын алачак. Димәк, тиздән шәһәребезгә килгән кунакларга горурланып күрсәтерлек урын тагын бергә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парк лениногорск