Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Миләүшә Кәлимуллинадан сырлы рулет рецепты

Кирәк булачак: 400 г каты сыр, 200 г пешкән сыер ите, 1-2 маринадланган кыяр, 50 г маринадланган гөмбә, бер бәйләм яшел суган. Әзерләү: иң элек сырны целлофан пакетка салып, башын җеп белән бәйләгез. Шул пакетны кайнар суга салып, сыр эрегәнче тотыгыз да, пакеттан ачмыйча гына, 5 мм калынлыкта уклау белән...

Кирәк булачак:
400 г каты сыр,
200 г пешкән сыер ите,
1-2 маринадланган кыяр,
50 г маринадланган гөмбә,
бер бәйләм яшел суган.
Әзерләү: иң элек сырны целлофан пакетка салып, башын җеп белән бәйләгез. Шул пакетны кайнар суга салып, сыр эрегәнче тотыгыз да, пакеттан ачмыйча гына, 5 мм калынлыкта уклау белән җәегез.
Аннары маринадланган кыярны, пешкән сыер итен һәм тозлы гөмбәне вак шакмаклап турагыз. Тоз, борыч, майонез кушып барысын бергә болгатыгыз. Шуннан соң пакетны ачып, сыр җәймәсен алыгыз, алдан хәзерләнгән эчлек ягып, рулет сыман төрегез.
Рулетны пергамент кәгазьгә төреп, җеп белән урап бәйләгез дә 8-10 сәгать суыткычта тотыгыз. Рулетны табынга телемләп кискәләп куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сырлы рулет

2
X