Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорскида урып-җыю ничек бара?

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Республика буенча әлегә планлаштырылган территориянең 8 процентында эшләр тәмамланган һәм 300 мең тонна бөртек суктырылган. Быел уртача уңыш гектарыннан 22,4 центнерны тәшкил итә, узган ел 21,7 центнер булган....

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Республика буенча әлегә планлаштырылган территориянең 8 процентында эшләр тәмамланган һәм 300 мең тонна бөртек суктырылган. Быел уртача уңыш гектарыннан 22,4 центнерны тәшкил итә, узган ел 21,7 центнер булган.
Буа районында 20 процент, Зәй районында 18 процент территориядә урып- җыю эшләре тәмамланган инде. Апас, Минзәлә, Нурлат, Сарман районнарында да әлеге процесс тулы көченә бара һәм 15-20 мең тонна күләмендә бөртек суктырылган. Иң югары уңыш әлегә Балтач районында − анда гектарыннан 36 центнер чыга. Шулай ук Актаныш районы басуларыннан гектардан уртача 30-33 центнер, Тукай районында 29 центнер, Зәйдә 28 центнер, Азнакай районында 27 центнер, Апас районында 26 центнер, Тәтештә исә 25 центнер уңыш алына.
Чүпрәле, Спас, Минзәлә, Бөгелмә, Лениногорск районнарында исә уңышның күләме гектарыннан 20 центнерга да тулмый. Марат Әхмәтов журналистларга шулай дип бәян итте.
"Татар-информ"сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск