Заман сулышы

3 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 3 сентябрь 2015 - 13:09
    Лениногорскида Парклар һәм скверлар көне билгеләп үтелә. Бәйрәм программасы
    5-6 сентябрьдә республика буенча Парклар һәм скверлар көне билгеләп үтелә. Бездә - Лениногорскида бәйрәм чаралары 5 сентябрьдә берничә паркта үтәчәк. Урман паркы 11.00 - төрле бәйге, викториналар 12.30 - «Гуси-лебеди» әкиятенең яңача куелышы 15.00 - клоунада программасы 16.00-20.00 - ретро-дискотека «Яшьлек» паркы (спорткомплекс янында) 11.00-13.00 - тиз шахмат буенча турнир,...
    1097
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:56
    Лениногорскида 27 градуска кадәр җылытачак
    Киләсе дүшәмбе-сишәмбе һава температурасы көндез 27 градуска кадәр җылыначак, дип фаразлый синоптиклар. Шуннан соңгы көннәрдә бераз суыта, көндез 17-19 градус җылы булачак. 4, 5 сентябрьдә 16 градус, 6сы - якшәмбе көнне 22 градус җылы булачак.
    1383
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:42
    Лениногорскида белем сыйфаты ни дәрәҗәдә?
    2013 елдан алып, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны тәкъдим итә. Быел белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген 8 күрсәткеч буенча бәяләделәр. Төзелгән рейтинглар кемнең ничек эшләгәнгә карап, өч төскә буяп, өч төркемгә бүлеп күрсәтәләр. Яшел төстә - уңай бәяләнүче районнар, сары төстә - уртача,...
    1102
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 12:27
    Әлмәттә абыйсы белән сеңлесе берьюлы туй уздырган
    Әлмәт ЗАГСында гадәти булмаган туй узган. Сергей һәм Екатерина үзләренең сөйгән ярлары белән туйны бер көнне үткәргән. Шуңа күрә ЗАГС хезмәткәрләре тантаналы чараны ике парга берьюлы уздырган. - Туйга аларның иң якын кешеләре генә чакырылган иде. Рәхмәтуллиннар белән Шаниннарның гаилә бәйрәмнәре матур узды, - диде безгә ЗАГС хезмәткәрләре. http://www.almet-rt.ru/
    872
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:55
    Татарстанның бер районында мөгезборын сөяге табылган
    Кукмара районынының Иске Каенсар авылында су буенда зур гына сөяк тапканнар. Әлеге табылдык сөякне Казанның милли музеена алып барганнар. Галимнәр аны моннан 10-14 мең еллар элек яшәгән мөгезборынның бот сөяге, дип әйткәннәр. Әлеге сөякнең озынлыгы 39, ә киңлеге 20 сантиметр икән. Шәһри Казан
    998
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:44
    Татарстанда ике атна эчендә 11 кеше алкогольдән агуланып үлгән
    Татарстанда 19 нчы августтан 1 нче сентябрьгә кадәр өлкәннәр арасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән бик нык агулануның 42 очрагы теркәлгән. Аларның 11е үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Агулану очраклары республиканың 14 муниципаль районында -...
    1059
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:29
    Күп балалы ана батып үлгән
    Казан шәһәрендә яшәүче, күптән түгел генә югалган 33 яшьлек күп балалары ананы Идел елгасы буенда табып алалар. Алынган мәгълүматлар буенча, ул батып үлгән. Волонтерлар биргән мәгълүматлар буенча шунысы ачыкланган, ул психик авыру булган һәм 1 сентябрь көнне республиканың психиатрия хастаханәсенә табибка күренергә килгән. Ләкин, үз чиратын көтеп тормыйча чыгып киткән....
    1094
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 10:00
    Әбри Хәбриев Кырымда ничек ял итеп кайткан?
    «Татар радиосы» ди-джейлары Айваз Садыйров, Булат Бәйрәмов, Ильяс Газизов һәм Әбри Хәбриевнең «УАЗ-патриот» машинасы белән биш көнгә Кырымга китүе турында алдагы саннарның берсендә язган идек инде. Шөкер, егетләр исән-сау әйләнеп кайттылар. Юлда узган вакыт, бару-кайту мәшәкатьләре турында Әбри Хәбриев белән сөйләштек. - Әбри, биш көн эчендә вәгъ­дәгезгә тугры калып, Кырымга...
    1099
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 07:44
    “Маша и Медведь” мультсериалының яңа сценарийларын төшерү тукталып тора
    "Анимаккорд" студиясе "Маша и Медведь" мультсериалын төшерүне вакытлыча туктатып тора. Соңгы 52 нче серия "До новых встреч!" дип атала. Анда Маша кинәт кенә үзгәрә, җитдиләнә, урманнан шәһәргә сеңелесе янына яшәргә күчеп китә. Студия әлегә "Машины сказки" һәм "Машины страшилки" проектлары өстендә эш алып бара. "Маша и Медведь" мультсериалы бөтенләй төшерелмиме...
    1183
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 07:16
    “Голос” проектының дүртенче сезонында татарсталылар катнашмаячак
    "Голос-4" проектында быел Татарстаннан беркем дә катнашмаячак. Инде 150гә якын бәйгече сайлап алынган. Татарстанлыларга башкалар өчен тавыш бирергә туры киләчәк. "Голос-4" проекты 4 сентябрьдә башлана. "Укытучылар" да алышынган. Элекке составтан Александр Градский гына калган. Жюрида Григорий Лепс, Полина Гагарина, рэпер Баста кебек җырчылар булачак. Шулай ук, проектта Радион Газманов (Олег...
    806
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 06:04
    Техникум тәмамлаучылар БДИ бирмәячәк
    Россия Фән һәм Мәгариф Министрлыгы колледж һәм техникум тәмамлаучылар өчен БДИ кертмәячәк. " Колледжны тәмамлаучыларны югары уку йортларына кабул итү тәртибе үзгәрми. Шулай ук профессиональ белем бирү системасын үстерүгә ярдәм итүне күздә тотабыз",- ди Ливанов.
    482
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:55
    Татарстанда "Точка трезвости" проекты старт ала. Эчкече аналарны дәвалаячаклар
    Татарстанда быел беренче тапкыр "Точка трезвости" дигән проект кертелде. Әлеге проект кысаларында табиблар, психолог һәм наркологлар хокукыннан мәхрүм ителгән һәм мәхрүм ителү куркынычы янаган аналарны дәвалыячак. Дәвалау түләүсез, ярты ел дәвам итәчәк. Барлыгы 45 ана сайлап алыначак. Быел программа Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Азнакай кебек...
    1107
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:51
    Фатир хуҗасы булган хатын-кызның сәер үлемен ачыклау бара
    Бер ир Казанда кеше фатирында яши торган була. Ир үзе яшәгән фатирга кайтып кергәч, әлеге фатир хуҗасы булган хатын-кызның үле гәүдәсенә тап була. Күрәсең, ханым квартирант өйдә юк чакта үз ачкычы белән фатирны ачып кергән. Ләкин менә бу хатынның ни сәбәпле вафат булуы әлегә кадәр сер булып кала. Хәзерге вакытта...
    1080
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:37
    Татарстанга балалар өчен гриппка каршы вакцина кайтты
    Татарстанга балалар өчен гриппка каршы вакцина кайтты инде. Тиздән өлкәннәр өчен дә кайтачак. Гриппны йоктырмау, аннан саклану өчен ел саен вакцинация ясатырга кирәк. Татарстанда гриппка каршы прививка кампаниясе башланды. Федераль бюджет исәбенә республикага гриппка каршы «Гриппол плюс» вакцинасы кайтты, ул гомумзаявка буенча 70 процент балага ясау өчен җитәргә тиеш. http://intertat.ru/
    1227
    0
    0
  • 3 сентябрь 2015 - 05:31
    Диләрә Илалтдинова "блондинка" булды
    Татар эстрадасы җырчылары арасында "блондинка"лар күп түгел, иң яктылары - Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Фәридә (Фәридә-Алсу), Азалия Зиннәт, Альбина Апанаева. Бу сафка тагын бер җырчы өстәлде, ул - Диләрә Илалтдинова. - Үземне "блондинка" булырмын дип уйламаган идем. Бу адымга алдан әзерләнмәдем дә, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Чәчемне әкренләп ачык төсләргә...
    1279
    0
    0
Реклама