Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Диләрә Илалтдинова "блондинка" булды

Татар эстрадасы җырчылары арасында "блондинка"лар күп түгел, иң яктылары - Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Фәридә (Фәридә-Алсу), Азалия Зиннәт, Альбина Апанаева. Бу сафка тагын бер җырчы өстәлде, ул - Диләрә Илалтдинова. - Үземне "блондинка" булырмын дип уйламаган идем. Бу адымга алдан әзерләнмәдем дә, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Чәчемне әкренләп ачык төсләргә...

Татар эстрадасы җырчылары арасында "блондинка"лар күп түгел, иң яктылары - Ландыш Нигъмәтҗанова, Ләйсән Гыймаева, Фәридә (Фәридә-Алсу), Азалия Зиннәт, Альбина Апанаева. Бу сафка тагын бер җырчы өстәлде, ул - Диләрә Илалтдинова.
- Үземне "блондинка" булырмын дип уйламаган идем. Бу адымга алдан әзерләнмәдем дә, ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Чәчемне әкренләп ачык төсләргә буяп торып, ниһаять, чын "блондинка" рәвешенә кердем. Үземә бик ошый, тиз ияләндем, - ди Диләрә.
Җырчы җәйне туган ягы - Әлмәт районы Бикәсаз авылында әти-әнисе янында үткәргән. "Башта җиләк, аннары гөмбә җыйдык, бакчада эшләдек. Ял эш белән бергә күңелле генә үрелеп барды. Чит илгә җәен барырга яратмыйм, салкыннар башлангач барырмын дип уйлыйм", - диде Диләрә Intertat.ru хәбәрчесенә. Җырчы ял итүдән тыш, җәй көне "Синең белән рәхәт" җырына клип та төшергән.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: диляра илалетдинова певица диляра илалетдинова