Заман сулышы

Күп балалы ана батып үлгән

Казан шәһәрендә яшәүче, күптән түгел генә югалган 33 яшьлек күп балалары ананы Идел елгасы буенда табып алалар. Алынган мәгълүматлар буенча, ул батып үлгән. Волонтерлар биргән мәгълүматлар буенча шунысы ачыкланган, ул психик авыру булган һәм 1 сентябрь көнне республиканың психиатрия хастаханәсенә табибка күренергә килгән. Ләкин, үз чиратын көтеп тормыйча чыгып киткән....

Казан шәһәрендә яшәүче, күптән түгел генә югалган 33 яшьлек күп балалары ананы Идел елгасы буенда табып алалар. Алынган мәгълүматлар буенча, ул батып үлгән.
Волонтерлар биргән мәгълүматлар буенча шунысы ачыкланган, ул психик авыру булган һәм 1 сентябрь көнне республиканың психиатрия хастаханәсенә табибка күренергә килгән. Ләкин, үз чиратын көтеп тормыйча чыгып киткән.
Билгеле булганча, аның үле гәүдәсен бүген иртән балыкчы табып ала. Тикшерүчеләр бернинди көч куллану билгеләре тапмый. Димәк, ул үзе суга сикергән һәм батып үлгән.
Аның өч баласы да әтиләре тәрбиясендә калган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: