Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Лениногорскида белем сыйфаты ни дәрәҗәдә?

2013 елдан алып, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны тәкъдим итә. Быел белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген 8 күрсәткеч буенча бәяләделәр. Төзелгән рейтинглар кемнең ничек эшләгәнгә карап, өч төскә буяп, өч төркемгә бүлеп күрсәтәләр. Яшел төстә - уңай бәяләнүче районнар, сары төстә - уртача,...

2013 елдан алып, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы республика мәктәпләрендә укытуның сыйфатын чагыштырырга мөмкинлек бирүче рейтингны тәкъдим итә. Быел белем бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген 8 күрсәткеч буенча бәяләделәр.
Төзелгән рейтинглар кемнең ничек эшләгәнгә карап, өч төскә буяп, өч төркемгә бүлеп күрсәтәләр. Яшел төстә - уңай бәяләнүче районнар, сары төстә - уртача, кызыл төстә - начар булган муниципалитетлар урнашкан.
Безнең Лениногорск районы нинди урын алып тора соң? Белем бирүнең сыйфаты буенча 13 нче урында тора, "сары төркемгә" кергән. Милли мәгариф буенча төзелгән рейтингта - 41 нче урында, күргәнегезчә, артта, кызыл төстә торабыз.
Ә менә тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсе буенча төзелгән рейтингта Лениногорск районы алдынгылар рәтендә, 6 нчы урында, әлбәттә, "яшел төркемгә" кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: качество обучения образование