Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ике атна эчендә 11 кеше алкогольдән агуланып үлгән

Татарстанда 19 нчы августтан 1 нче сентябрьгә кадәр өлкәннәр арасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән бик нык агулануның 42 очрагы теркәлгән. Аларның 11е үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Агулану очраклары республиканың 14 муниципаль районында -...

Татарстанда 19 нчы августтан 1 нче сентябрьгә кадәр өлкәннәр арасында алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән бик нык агулануның 42 очрагы теркәлгән. Аларның 11е үлем белән тәмамланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе.
Агулану очраклары республиканың 14 муниципаль районында - Минзәлә, Әлмәт, Яшел Үзән, Биектау, Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Түбән Кама, Нурлат, Чистай, Саба, Чүпрәле районнарында, Казан һәм Яр Чаллыда теркәлгән.
Алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән каты агуланучыларның 85,8 проценты - ир-атлар, хатын-кызлар - 14,2 процент. Балалар һәм яшүсмерләр арасында мондый очраклар теркәлмәгән.
Социаль хәлгә анализдан күренгәнчә, эшләүчеләр арасында мондый 9 очрак (21,4 процент), эшсезләр арасында 24 очрак (57,2 процент), пенсионерлар арасында 9 очрак (21,4 процент) теркәлгән.
Үлем очраклары - Татарстанның 7 муниципаль районында: 3 очрак - Казанда, Әлмәт һәм Саба районнарында 2шәр очрак, Яшел Үзән, Нурлат, Алабуга, Чүпрәле районнарында 1 әр очрак булган. 9 очракта үлемнең сәбәбе - этанол белән һәм 2 очракта - билгесез спирт белән агулану.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отравиться алкоголем