Заман сулышы

8 сентябрь 2015 яңалыклары

  • 8 сентябрь 2015 - 13:35
    Лениногорскида космонавтлар - Антон Шкаплеров һәм Сәлиҗан Шәрипов булып китте
    7 сентябрь көнне Лениногорскида космонавтлар - Антон Шкаплеров һәм Сәлиҗан Шәрипов булып китте. Алар "Шифа" сәүдә үзәге флагын космоска 24 ноябрь 2014 елда алып китүләре турында ишеткән идек инде, ә менә бу көнне алар аны кабат Лениногорскига кайтарды. Бу тантаналы вакыйга шәһәребезнең 5 нче мәктәбендә үтте. Космонавтлар флагны да кайтарды,...
    1049
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 12:24
    “Җырлыйк әле” кая китте?
    Без бу хатны Татарстанда яшәүче җыр яратучылар исеменнән язабыз һәм ярдәм итүегезне үтенәбез. "Яңа Гасыр" каналында шимбә көнне кич белән "Җырлыйк әле" тапшыруы була иде. Анда төрле төбәкләрдән килгән халык талантлары бик матур, дөрес итеп татар халык көйләрен башкардылар. Бу тапшыруны олы яшьтәгеләр дә, урта яшьтәгеләр дә, хәтта күп кенә...
    1086
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 12:02
    Чит ил теле буенча БДИ 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк
    Чит ил теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы 2022 елдан мәҗбүригә әйләнәчәк. Хәзерге вакытта чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программалары әзерләнә, дип хәбәр иткән РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов. "Әлбәттә, моңа кадәр мәктәптә чит ил телләрен укыту сыйфатын күтәрү программасы булдырылачак - хәзер педагоглар җәмәгатьчелеге мәктәптә филологик белем...
    751
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 10:46
    Гүзәл Уразованың улы Самирга бер яшь тулган
    Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразованың ­төпчек уллары Самирга да бер яшь тулган. Гүзәл Уразова «Инстаграм»дагы битенә улы белән төшкән фотоны урнаш­тырган һәм: «Улым Самир! Бәхетле, таза, озын гомерле бул, балакаем. Мин сине яратам!» - дип язып куйган. http://www.kamskoe-ustie.ru/
    1017
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 10:26
    Илсөя Бәдретдиновадан токмач турында бер "кыйсса"
    Бүген кибеткә бер әби керде. Әллә каян күренеп тора, татар әбисе... Эссе көн булуга карамастан: оегын, ике кат носкиен, яшел кофтасын кигән, яулыгын бәйләгән, чәчәкле сумкасын ике куллап тоткан. Керде дә, уңайсызланып кына, кибетче кызга: - Мне лапша большой, ату поймать не могу,- ди. Кибетче кыз башта аңламады: - Поймать?...
    515
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 08:12
    Лениногорскида 12 сентябрьдә ярминкә була
    12 сентябрь-шимбә көнне Үзәк мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Үзебездә җитештерелгән азык -төлек: ит-бәрәңге, сөт продуктлары, яшелчә, бал һәм башкалар булачак. Кышкылыкка алып калырга тырышыгыз. Иртәнге сәгать 8 дә башлана. Үзешчән артистлар концерт та куячак. Рәхим итегез!
    723
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 07:56
    Бүген төнлә хаҗ сәфәренә кузгалдылар
    Бүген Казан аэропортыннан 49 татарстанлы "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алды. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озатты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. Хаҗилар 7 сентябрьдә сәгать төнге 10.00да аэропортта җыелды, очып китү вакыты - 8 сентябрьдә 2 сәгать 40...
    907
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 07:18
    Казанда күзе начар күрүче кияүне ЗАГСта кабул итмәгәннәр
    Прокуратура Казан ЗАГСларының берсендә яшь парның никахын теркәмәү фактын тикшергән, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. 2015 елның августында Казан башкарма комитетының ЗАГС идарәсенә никахларын теркәү исәбе белән яшь пар мөрәҗәгать итә. Ләкин аларның теләкләрен кире кагалар. Һәм моңа сәбәп булып кияүнең күз күрү буенча инвалид булуы тора! ЗАГС хезмәткәре, идарә...
    765
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 07:03
    Укытучылар көненә - акчалата премия
    Ил күләмендә барлыгы мең талантлы укытучыга бәйрәм уңаеннан 200 мең күләмендә акчалата премия биреләчәк. Алар арасында 26 кеше - Татарстаннан. Нинди сыйфатлары буенча сайланганнар: мәктәптә 3 елдан да ким эшләмәгән, укыта торган предметлары буенча методик эшләнмәләре бар, укучыларының югары нәтиҗәләре, класстан тыш чараларда активлыгы һ.б. http://intertat.ru/
    698
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 06:32
    Депутат лениногорскилыларны кабул итә
    11 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясе бүлекчәсендә (Куйбышев урамы, 21нче йорт) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 5-16-11.
    987
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 06:08
    Лениногорскида наркотик сатучы һәм кулланучы тоткарланган
    Беркайда да эшләмәүче 1990 елгы гражданиннан 488,1 гр наркотик алына, экспертиза аның марихуана булуын ачыклый. Кошевой урамындагы бер йорт янында берәүне наркотик сатканда тоткарлыйлар. Өч яшүсмер наркотик матдә кулланган өчен җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Лениногорск эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
    725
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 06:02
    Лениногорск районын археологик яктан тикшерәчәкләр (интервью)
    Безнең районны археологик яктан аз өйрәнелгән, дип саный Татарстан фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗәни исемендәге институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире, республиканың атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов. Район җитәкчелеге хуплавын алып, районыбызда археологик тикшерү эшләрен башлап җибәргән ул. -Альберт Әхмәтҗанович, сезнеңчә, археологик яктан районыбыз нигә шулай аз өйрәнелгән? -Бөтенләй өйрәнелмәгән түгел ул, разведка...
    518
    0
    0
  • 8 сентябрь 2015 - 05:39
    Хәерле иртә, лениногорскилылар! Һава торышы: болытлы, яңгыр
    Бүген, 8 сентябь көнне болытлы көн, урыны белән яңгыр явуы көтелә. Температура көндез +17, +20, төнлә +18, +13 градус булачак. 9 сентябрь көнне болытлы көн, яңгыр явачак. Температура көндез +17, +19, төнлә +12, +11 градус булачак, дип фаразлый синоптиклар.
    954
    0
    0
Реклама