Заман сулышы

23 октябрь 2015 яңалыклары

  • 23 октябрь 2015 - 12:52
    "Бәкер" шифаханәсендә яңа корпус ачылды
    Бүген "Бәкер" шифаханәсендә яңа йокы корпусы - "Карлыгач" ачылды. Тантаналы чарада республиканың Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, республика Профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Әлеге VIP-корпуска нигез моннан биш ел элек салынган булган. Ул 100 кешегә, рестораны 150 урынга исәпләнгән. Аның тышкы ягы да, эчке ягы да...
    688
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 11:23
    Лениногорск укучылары өчен көзге каникул кайчан башлана
    2 ноябрьдән мәктәп укучыларының көзге каникуллары башлана, дип хәбәр итә министрлык сайты. Каникул 8 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Уңайлык өчен аны бөтен җирдә дә бер вакытта итү турында карар кабул ителгән булган.
    534
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 11:03
    Лениногорск базарында азык-төлек бәяләре
    Алма: 55-90 Әфлисун:100 Лимон: 119-180 Анар( гранат):157-200 Хөрмә: 99- 162 Фейхоа: 242 Банан: 75-80 Кишер: 22 Чөгендер (кызыл):16 Бәрәңге: 14-15 Кәбестә: 13 Сыер ите: 290-380 Тавык ите: 135-145 Урдәк (түшкәсе): 800 Он (югары сортлы) : 1кг.- 23-29; 10 кг.- 270-320; 50 кг.- 1150-1450 Шикәр комы: 1кг.- 47 ; 10кг.- 500...
    0
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 08:36
    Техниканы кышка әзерләү: кайсы районнар мактауга лаек?
    "Авыл җирендә эш бетми" дип юкка гына әйтмиләр. Чыннан да, агросәнәгать тармагы хезмәтчәннәре ялның нәрсә икәнен дә белми. Яз-көз айларында кыр эшләре белән мәшгуль булсалар, кышка таба авыл хуҗалыгы техникасын ремонтларга керешәләр... Бу эшне Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитди контрольдә тота. Мәсәлән, күптән түгел генә республикада техниканы кышкы...
    848
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 07:10
    Лениногорскилылар “Ак чәчәкләр”фильмын карый ала
    Г.Әпсәләмов әсәре буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" нәфис фильмын лениногорскилылар да карый ала. Ул 24-26 октябрь көннәрендә шәһәр Мәдәният сараенда күрсәтеләчәк. 24 октябрьдә 12 һәм 15 сәгатьтә, 25ендә 11 сәгатьтә, 26 сында 14 сәгатьтә була. Фильм ике серияле, билет бәясе 100 сум.
    953
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 06:30
    Лениногорскилылар тагын алданган
    Өч көн эчендә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мошенниклык очрагы буенча 14 шалтырату булган. Ике хатын-кыз алдарлар кулына эләккән. Беренче очракта бер хатын-кызга улың авариягә эләкте, проблемалардан коткару өчен 200 мең сум кирәк, дип шалтыраталар. Хатын тиз генә улына шалтырата, тегесенең телефоны недоступен күрсәтә. Борчылып якындагы банккка ашыга, 200 меңе булмый,...
    621
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 06:18
    Машина номерың нәрсә аңлата?
    ЛДПР фракциясеннән Дәүләт Думасы депутаты Александр Шерин автомобиль номерларындагы хәрефләр җыелмасы оятсыз мәгънәдәге, сүгенү сүзе китереп чыгара икән, аларны тыярга кирәк дигән тәкъдим белән чыккан. Әлеге фикер Зеленоград шәһәрендә "ВО...Р" серияле номерлар бирә башлагач туган. "Вор", ягъни "карак" сүзен пропагандалый торган номерларны тыярга кирәк, дип хәл иткән депутатлар. Хәзергә исә...
    631
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 06:04
    Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты дәүләт хезмәткәрләренә генә кагыла
    Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ышандырганча, дәүләт хезмәткәрләреннән кала, башка россиялеләр элек билгеләнгән яшь буенча пенсиягә чыгачак, дип белдерә ТАСС. "Дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты безнең илнең эшләүче гражданнарына кагыла, әлбәттә, күчмә чор булырга тиеш, чөнки кешеләр әзерләнергә һәм теге яки бу карарны уйлап кабул итәргә тиеш,...
    885
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 05:50
    Ләйсән Гыймаева университетта укыта башлаган
    Җырчы Казан (Идел буе) федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының Салих Сәйдәшев исемендәге Югары сәнгать мәктәбендә студентларга вокал дәресләре бирә. "Үзем дә кайчандыр шушы уку йортын тәмамладым. Биредә укытырга тәкъдим иттеләр һәм мин теләп ризалаштым. Инде икенче елымны укытам, ияләндем инде. Миндә укучы студентлар - булачак музыка укытучылары. Күп...
    668
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 05:36
    Россиялеләр хезмәт хаклары кыскарудан курка
    Соңгы вакытта Россия халкын илдәге хезмәт базары белән бәйле вәзгыять аеруча борчый башлаган. Күпләр хезмәт хаклары кимергә мөмкин дип кайгыра. Алар фикеренчә, бу начар вәзгыять аларның үзләренә яки инде якыннарына кагылырга мөмкин. Әлеге сораштыруны россиякүләм иҗтимагый фикерне өйрәнү үзәге оештырган. Тикшеренүдә Россиянең төрле почмакларыннан барлыгы 1600 кеше катнашкан. Бактың исә,...
    545
    0
    0
  • 23 октябрь 2015 - 05:00
    Лениногорскида ял көннәренә һава торышы
    Лениногорскида 24 октябрь көнне болытлы көн, кар явачак. Температура көндез дә, төнлә дә 0 градус булачак. 25 октябрь көнне, шулай ук болытлы көн, яңгыр явуы ихтимал. Температура көндез +2, төнлә 0 градус.
    2
    0
    0
Реклама