Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
РӘСМИ БҮЛЕК

Пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты дәүләт хезмәткәрләренә генә кагыла

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ышандырганча, дәүләт хезмәткәрләреннән кала, башка россиялеләр элек билгеләнгән яшь буенча пенсиягә чыгачак, дип белдерә ТАСС. "Дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты безнең илнең эшләүче гражданнарына кагыла, әлбәттә, күчмә чор булырга тиеш, чөнки кешеләр әзерләнергә һәм теге яки бу карарны уйлап кабул итәргә тиеш,...

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев ышандырганча, дәүләт хезмәткәрләреннән кала, башка россиялеләр элек билгеләнгән яшь буенча пенсиягә чыгачак, дип белдерә ТАСС.
"Дәүләт хезмәткәрләре өчен пенсия яшен арттыру турындагы закон проекты безнең илнең эшләүче гражданнарына кагыла, әлбәттә, күчмә чор булырга тиеш, чөнки кешеләр әзерләнергә һәм теге яки бу карарны уйлап кабул итәргә тиеш, - диде ул Хөкүмәт утырышында. - Күпчелек россиялеләр өчен пенсиягә чыгу яше гамәлдәге закон кысаларында сакланачак", - дип белдерде Медведев.
Хәзер Россиядә хатын-кызлар өчен пенсиягә чыгу яше 55 тәшкил итә, ә ир-атлар өчен - 60 яшь.
Бүгенге утырышта Премьер комиссия карары турында игълан итте, документ исә төрле категория дәүләт хезмәткәрләренә кагыла: гражданлык хезмәте, муниципаль хезмәткәрләр, шулай ук төрле структураларда дәүләт вазифаларын башкаручылар. "Бу безнең парламент, ягъни Дәүләт Думасы, Федерация Советы, Хөкүмәт әгъзалары, ягъни дәүләт хезмәте буенча түгел, ә берникадәр башка юнәлештә дәүләт вазифасын башкаручылар", - дип ачыклык кертте Медведев. Бу категория гражданнары өчен пенсиягә чыгу яшен 65 яшькә кадәр арттыру турында сүз бара, диде ул.
Дәүләт Думасында апрель хисабы вакытында депутатлар бу тәкъдимне үзләре белдерде, дип искәртте Хөкүмәт Рәисе.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия