Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Лениногорскилылар тагын алданган

Өч көн эчендә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мошенниклык очрагы буенча 14 шалтырату булган. Ике хатын-кыз алдарлар кулына эләккән. Беренче очракта бер хатын-кызга улың авариягә эләкте, проблемалардан коткару өчен 200 мең сум кирәк, дип шалтыраталар. Хатын тиз генә улына шалтырата, тегесенең телефоны недоступен күрсәтә. Борчылып якындагы банккка ашыга, 200 меңе булмый,...

Өч көн эчендә Лениногорск эчке эшләр бүлегенә мошенниклык очрагы буенча 14 шалтырату булган. Ике хатын-кыз алдарлар кулына эләккән.
Беренче очракта бер хатын-кызга улың авариягә эләкте, проблемалардан коткару өчен 200 мең сум кирәк, дип шалтыраталар. Хатын тиз генә улына шалтырата, тегесенең телефоны недоступен күрсәтә. Борчылып якындагы банккка ашыга, 200 меңе булмый, счетындагы 15 меңен күчерә. Аннан улы шалтыратып үзе белән берни булмавын хәбәр итә.
Икенче очракта ФСБ вәкиле шалтыратып, мошенникларның аның картасыннан акча салдырырга җыенуын, шуңа булган акчаларын бер телефон номерына күчерергә кирәклеген аңлаталар. Хатын барлык акчасын күчергәч кенә, алдануын аңлый.
Әлеге фактлар буенча, җинаять эшләре кузгатылды. Полиция хезмәткәрләре халыкка тагын бер кат уяу булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенник украстҗ денҗги