Заман сулышы

"Бәкер" шифаханәсендә яңа корпус ачылды

Бүген "Бәкер" шифаханәсендә яңа йокы корпусы - "Карлыгач" ачылды. Тантаналы чарада республиканың Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, республика Профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты. Әлеге VIP-корпуска нигез моннан биш ел элек салынган булган. Ул 100 кешегә, рестораны 150 урынга исәпләнгән. Аның тышкы ягы да, эчке ягы да...

Бүген "Бәкер" шифаханәсендә яңа йокы корпусы - "Карлыгач" ачылды.

Тантаналы чарада республиканың Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, республика Профсоюзлары Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашты.
Әлеге VIP-корпуска нигез моннан биш ел элек салынган булган. Ул 100 кешегә, рестораны 150 урынга исәпләнгән. Аның тышкы ягы да, эчке ягы да бик матур, зәвыкълы, заманча. Яңа корпус күп еллар шифаханәнең баш табибы булып эшләгән Фаяз Ибраһимовның тырышлыгы, хезмәте нәтиҗәсе, кызганыч, әмма үзе генә ачылуын күрә алмады. Аның эшен дәвам итүче улы Марат Ибраһимов корпус дәвалануның сыйфатын тагын да арттырыр, дигән фикердә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: