Заман сулышы

18 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 18 ноябрь 2015 - 12:44
    Әлмәт районында өч автомобиль бәрелешкән, 22 яшьлек шофер үлгән
    Әлеге юл фаҗигасе Әлмәт районында кичке сәгать уннар тирәсендә була. Казан ягыннан Оренбург юнәлешендә хәрәкәт итүче "ВАЗ-21093" автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 9.10 пунктларын боза, иң элек үзеннән алда баручы ярымприцеплы КамАЗга, шуннан соң юлның каршы як полосасыннан хәрәкәт итүче "Тойота" автомобиленә бәрелә. "ВАЗ-21093" автомобиленең 22 яшьлек шоферы алынган...
    546
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 11:45
    Билгесез ир-ат 11 яшьлек кызны урларга теләгән
    Әлеге хәл кичә, 17 ноябрь кичендә, булган. Казанның Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килә, баланың кулыннан тотып ала һәм әти-әнисе аның артыннан җибәрүен әйтә. Кыз бала каршылык күрсәтеп, кычкыра башласа да, ир-ат аны юлга таба сөйри башлый. Шул вакытта аның кычкырган тавышын узып баручы күреп ала һәм...
    564
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 11:39
    Ике балыкчы боз астына киткән
    Боз өстендә булу куркыныч икәнлеген искәртеп торсалар да, балык тотарга теләүчеләр кимеми. Ютазы районының Исмәт авылындагы сулыкта ике ир батып үлә. 1947 һәм 1949 елгы ирләр Татарстанга балык тотарга дип Башкортстаннан ук килгәннәр. Үлемгә китергән сәбәп - су объектларында куркынычсызлык таләпләрен санга сукмау. http://www.almet-rt.ru/tt/component/k2/item/11841-bashkortstannan-kilep-batyip-%D2%AFlg%D3%99nn%D3%99r.html
    707
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 11:18
    Лениногорскида яшәүче бер ханымның бөтен милкенә арест салганнар
    Суд приставлары бурычлары өчен бер ханымның бөтен милкенә арест салалар. Аның 144 мең сум бурычы җыелган була. Лениногорскида яшәүче бу ханымны берничә ай эзлиләр. Ул повесткаларга җавап бирми, чакырган җиргә килми. Ә үзенең милкендә фатиры да, машинасы да, дачасы да була. Приставлар милек белән алыш-биреш ясауга арест салалар да куялар....
    572
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 10:40
    Кичә Казанда булган янгынның сәбәпләре билгеле булды
    Кичә, 17 ноябрьдә, Казанның Островский урамында урнашкан офис бинасындагы янгынның беренчел сәбәпләре билгеле булды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, янгын электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләре бозылу аркасында килеп чыккан. Исегезгә төшерәбез, кичә11:04 сәгатьтә Островский 57 адресы буенча урнашкан бинаның чормасы яна башлады. Янгын 12:43 сәгатьтә камап алынды,...
    549
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 10:29
    Татарстан хат ташучыларының хезмәт хаклары арта
    2016 елда «Россия почтасы» хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артачак. Бу максатны тормышка ашыруга компания киләсе елда 6 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштыра. 2015 елның 1 декабреннән "Россия почтасы"ның 17 филиалында, ә 2016 елдан башлап исә тагын 65 филиалда эшләүчеләрнең хезмәт хаклары артырга тиеш. "Бәхетле" хезмәткәрләр арасында почта бүлекчәләрендә эшләүчеләр, логистик...
    555
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:46
    Гүзәл Әхмәтова туган көнен сәхнәдә уздыра
    Башкортстанда яшәүче танылган җырчы Гүзәл Әхмәтова турында "үз концертыннан куганнар" дигән имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, Гүзәл тамаша алдыннан әзерләнү өчен төркеменнән аерылып, Мәдәният йортына киткән. Бинага аяк басу белән аны: "Йөрмәгез идәнне таптап! Кичкә Гүзәл Әхмәтова концерты була, идәнне чиста тотарга кирәк", - дип куа башлаганнар. "Бу хәл 15 еллап элек...
    872
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:36
    Барып җиттек: ашыгыч ярдәм дә түләүле булачак диләр
    Финанс министрлыгы бушлай медицина ярдәме күрсәтүне бары тик кайбер кешеләр һәм авырулар өчен генә саклап калырга тәкъдим итә. Эшләүче өлкән яшьтәге кешеләр ашыгыч ярдәм машинасын елына дүрт тапкыр гына бушлай чакырта алалар. Калган вакытта - түләүле. Ә терапевтка елына 8 тапкыр гына бушлай күренә алалар. Югары квалификацияле табибларга күренү һәм...
    560
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 07:13
    Тел итеннән “Мулатка” салаты
    Кирәк булачак: 3 бәрәңге 200 грамм тел ите 4 йомырка 1 суган 2 кишер 200 грамм каты сыр майонез Бизәү өчен: 1 кыяр 1 суган Әзерләү: Бәрәңгене, тел итен пешерәбез. Бәрәңгене вак итеп, тел итен озынча итеп турыйбыз. Йомыркаларны пешерәбез дә, агын һәм сарысын аерым өре угычтан чыгарабыз. Каты сырны...
    539
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:38
    Дини түләүсез дистанцион укулар уздырыла
    Россия ислам институты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә дистацион белем күтәрү курсларын уздыра. Курслар түләүсез, укулар тәмамлангач таныклык бирелә. Укулар "Гарәп каллиграфиясе", "Хәләл стандарты: теория һәм гамәли эш", "Имам вазыйфалары һәм вәгазь сөйләү нигезләре", "Ислам хокукы сораулары" темаларына уздырыла. Курсларга язылу өчен РИИның дистацион укыту үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк....
    691
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:29
    “A321” аэробусын шартлатучылар турында мәгълүмат өчен Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте 50 млн АКШ доллары күләмендә акча вәгъдә итә
    Моңа кадәр ведомство башлыгы Александр Бортников Россия самолетының Мисырдагы һәлакәте теракт нәтиҗәсендә килеп чыгуы турында хәбәр иткән иде. РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте Россиянең "Когалымавиа" авиакомпаниясе самолетын шартлатуга катнашы булган террористларның кемлеген билгеләргә ярдәм итәчәк мәгълүмат өчен 50 млн доллар күләмендә акча вәгъдә итә. "Федераль куркынычсызлык хезмәте, террористларның кемлеген билгеләүдә ярдәм...
    551
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 06:26
    Гөмбә һәм ит белән салат
    Кирәк булачак: 100 грамм ит (сыер ите) 1 бәрәңге яшелчә 100 грамм шампиньон 200 грамм яшел борчак 50 грамм суган тоз 1 телем сарымсак ½ лимон согы 3 аш кашыгы майонез борыч Әзерләү: Гөмбә, ит, бәрәңгене аерым савытларда пешерәбез. Суганны түгәрәкләп, ит, гөмбәне һәм башка яшелчәләрне шакмаклап турыйбыз. Яшел борчак,...
    805
    0
    0
  • 18 ноябрь 2015 - 05:16
    Лениногорскида бүген -15 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин
    Бүген, 18 ноябрь көнне Лениногорскида болытлы көн, көндез явым-төшем көтелми, кичке буйда кар явып алачак. Температура көндез -10, -8, төнлә -8, -15 градуска кадәр салкынайтырга мөмкин. 19 ноябрь көнне болытлы көн, Явым-төшем көтелми. Температура көндез -14, -7, төнлә -9, -17 градуска кадәр салкын булуы ихтимал, дип кисәтә синоптиклар.
    570
    0
    0
Реклама