Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гүзәл Әхмәтова туган көнен сәхнәдә уздыра

Башкортстанда яшәүче танылган җырчы Гүзәл Әхмәтова турында "үз концертыннан куганнар" дигән имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, Гүзәл тамаша алдыннан әзерләнү өчен төркеменнән аерылып, Мәдәният йортына киткән. Бинага аяк басу белән аны: "Йөрмәгез идәнне таптап! Кичкә Гүзәл Әхмәтова концерты була, идәнне чиста тотарга кирәк", - дип куа башлаганнар. "Бу хәл 15 еллап элек...

Башкортстанда яшәүче танылган җырчы Гүзәл Әхмәтова турында "үз концертыннан куганнар" дигән имеш-мимешләр ишетелде. Янәсе, Гүзәл тамаша алдыннан әзерләнү өчен төркеменнән аерылып, Мәдәният йортына киткән. Бинага аяк басу белән аны: "Йөрмәгез идәнне таптап! Кичкә Гүзәл Әхмәтова концерты була, идәнне чиста тотарга кирәк", - дип куа башлаганнар.
"Бу хәл 15 еллап элек булгандыр. Ул вакытта мине мәктәп укучысы дип уйладылар. Сәхнәдә биегрәк күренсәм дә, чынлыкта мин кечкенә генә, "миниатюрная". Башымда башлык булганга да танымаганнардыр бәлки. Билгеле инде, моңа үпкәләмәдем", - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гүзәл Әхмәтова.
22 ноябрьдә Гүзәл Әхмәтованың туган көне һәм бу истәлекле көнне җырчы Уфа сәхнәсендә тамашачылары белән бергә билгеләп үтәргә җыена. "Яңа концерт программасы 22се көнне Уфада, аннан соң Башкортстанның башка шәһәрләрендә узачак. Хәзерге вакытта шушы чарага әзерләнеп йөрим, тын алырга да вакыт юк", - ди Гүзәл. Үзе әйтүенчә, концертта инде онытылган, 15 ел элек җырланган җырлар һәм өр-яңалары да яңгыраячак. Казандагы концертының исә кайчан булачагы әлегә билгеле түгел.
Эльвира ШАКИРОВА
http://intertat.ru/tt/shou-biznes-yanalyklary/item/51035-g%D2%AFz%D3%99l-%D3%99hm%D3%99tova-tugan-k%D3%A9nen-s%D3%99hn%D3%99d%D3%99-uzdyira.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: певица певица гузель ахметова