Заман сулышы

Лениногорскида яшәүче бер ханымның бөтен милкенә арест салганнар

Суд приставлары бурычлары өчен бер ханымның бөтен милкенә арест салалар. Аның 144 мең сум бурычы җыелган була. Лениногорскида яшәүче бу ханымны берничә ай эзлиләр. Ул повесткаларга җавап бирми, чакырган җиргә килми. Ә үзенең милкендә фатиры да, машинасы да, дачасы да була. Приставлар милек белән алыш-биреш ясауга арест салалар да куялар....

Суд приставлары бурычлары өчен бер ханымның бөтен милкенә арест салалар.
Аның 144 мең сум бурычы җыелган була. Лениногорскида яшәүче бу ханымны берничә ай эзлиләр. Ул повесткаларга җавап бирми, чакырган җиргә килми. Ә үзенең милкендә фатиры да, машинасы да, дачасы да була. Приставлар милек белән алыш-биреш ясауга арест салалар да куялар.
Бервакыт ханым фатирын сатарга уйлый. Әмма аңа арест салынган. Шулай итеп бурычлы гражданка үзе үк приставлар янына килергә мәҗбүр була. Ә тегеләр аңа башта бурычын һәм 7 процент дәүләт җыемын түләргә кушалар. Шуннан соң гына ханым үз ниятен тормышка ашыру бәхетенә ирешә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: