Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Билгесез ир-ат 11 яшьлек кызны урларга теләгән

Әлеге хәл кичә, 17 ноябрь кичендә, булган. Казанның Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килә, баланың кулыннан тотып ала һәм әти-әнисе аның артыннан җибәрүен әйтә. Кыз бала каршылык күрсәтеп, кычкыра башласа да, ир-ат аны юлга таба сөйри башлый. Шул вакытта аның кычкырган тавышын узып баручы күреп ала һәм...

Әлеге хәл кичә, 17 ноябрь кичендә, булган. Казанның Петербург урамында 11 яшьлек кыз янына билгесез ир-ат килә, баланың кулыннан тотып ала һәм әти-әнисе аның артыннан җибәрүен әйтә.
Кыз бала каршылык күрсәтеп, кычкыра башласа да, ир-ат аны юлга таба сөйри башлый. Шул вакытта аның кычкырган тавышын узып баручы күреп ала һәм ярдәмгә ашыга. Явыз ниятле ир-ат кызны калдырып, машинага утырып кача.
Вахитов районы тикшерү бүлеге тарафыннан РФ Җинаять кодексының 30 нчы маддәсе 3 нче бүлеге һәм 126 нчы маддәсе 2 нче бүлек "д" пункты буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эше дәвам итә.
Ир-атның аерым билгеләре: 35 яшьләр тирәсендә, күзләре зәңгәр, уң як яңагында кечкенә генә миңе бар, сул ягында яра эзе. Кулында беләзек өлешендә "Z" тамгасы төшерелгән татуировка бар. Ул утырып качкан автомобиль кызыл яисә караңгы төстә, номерының беренче саны "4"ле, шулай ук "А" хәрефе дә бар. Мәгълүматлы булучылар өчен телефоннар: 258-48-10, 02.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/51077-politsiya-11-yashlek-kyiznyi-urlarga-tel%D3%99g%D3%99n-ir-atnyi-ezli.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: неизвестный хотел украсть девочку

2
X