Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МИН ШУЛАЙ ПЕШЕРӘМ,,,

Тел итеннән “Мулатка” салаты

Кирәк булачак: 3 бәрәңге 200 грамм тел ите 4 йомырка 1 суган 2 кишер 200 грамм каты сыр майонез Бизәү өчен: 1 кыяр 1 суган Әзерләү: Бәрәңгене, тел итен пешерәбез. Бәрәңгене вак итеп, тел итен озынча итеп турыйбыз. Йомыркаларны пешерәбез дә, агын һәм сарысын аерым өре угычтан чыгарабыз. Каты сырны...

Кирәк булачак:
3 бәрәңге
200 грамм тел ите
4 йомырка
1 суган
2 кишер
200 грамм каты сыр
майонез
Бизәү өчен:
1 кыяр
1 суган
Әзерләү:
Бәрәңгене, тел итен пешерәбез. Бәрәңгене вак итеп, тел итен озынча итеп турыйбыз. Йомыркаларны пешерәбез дә, агын һәм сарысын аерым өре угычтан чыгарабыз. Каты сырны вак угычта уарга кирәк. Суган белән кишерне өре угычтан уып, пешкәнче кыздырырга.
Салат катламлап ясала:
1 кат: бәрәңге
2 кат: тел ите
3 кат: йомырка агы
4 кат: йомырка сарысы
5 кат: каты сыр
Һәр каттан соң майонез сыларга онытмагыз!
Салатның өстен суганнан ясалган чәчәк һәм кыярдан кисеп ясалган яфраклар белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салат из языка салат мулатка