Заман сулышы

1 декабрь 2015 яңалыклары

  • 1 декабрь 2015 - 13:35
    Сугышлыда яшәүче Рушания Гаязованың кул эшләре күз явын алырлык
    Сугышлыда яшәүче Рушания апа Гаязованың бу көннәрдә эше бик тыгыз. Тырышып, бар күңелен биреп, шәһәр Мәдәният сараенда узачак күргәзмәгә кул эшләре әзерли. - Башмаклар бәйләдем, кайнар әйберләрне тоту өчен прихваткалар әзерләдем. Шулай ук төсле тасмалардан чәчне кыстырып куярга заколкалар, хәзергечә әйтсәк, канзашилар ясадым, кофталарым да бар. Башымда мең төрле уй-план,...
    558
    0
    1
  • 1 декабрь 2015 - 13:16
    Карабаш поселогында веломәктәп ачылган
    Шушы көннәрдә Карабаш поселогында мөһим вакыйга булды - "Нефтьче" спорт-сәламәтләндерү комплексында веломәктәп ачылды. Тантаналы чарада "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, җирле муниципаль хакимият вәкилләре катнашты. Карабашта велоспорт буенча секция 2010 елдан бирле эшли. Аны үз эшенә бирелгән, профессионал...
    598
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 12:39
    Төркиядә укучы Россия студентларын үз ватаннарына кайтаралар
    Төркиядә укучы Россия студентларын үз ватаннарына кайтаралар, дип хәбәр итә «Русская служба новостей». Россия Мәгариф министрлыгы сүзләренчә, Россиядә укучы Төркия студентларына карата бернинди дә чикләүләр булмый. Шунысы да билгеле: Россиянең иллеләп вузы Төркия институтлары һәм университетлары белән килешүләрен өзгән. http://shahrikazan.com/tt/2015-01-23-10-44-31/item/12980-t%D3%A9rkiyad%D3%99-ukuchyi-rossiya-studentlaryin-%D2%AFz-vatannaryina-kaytaralar.html
    843
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 12:25
    Шагыйрә Халидә Бегҗанованың “Җан җылысы” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде
    Лениногорск районы Куакбаш авылында яшәүче шагыйрә Халидә Бегҗанованың "Җан җылысы" исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Ул - аның беренче китабы. Үз көче белән Лениногорск типографиясендә бастырган туксан биш битлек җыентыкка шагыйрәнең тәбигатькә, төрле кешеләргә багышланган шигырьләре кергән. Гаилә архивыннан фотолар дә урын алган. Кереш сүзне якташ шагыйребез Таһир Шәмсуаров язган.
    612
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:56
    Нефть бәясе күтәрелгән
    Бүген иртән эталон маркалы нефть котировкалары күтәрелгән, ә узган ай нәтиҗәләре буенча бәя төшү, июль аеннан башлап, иң начары булган иде, дип хәбәр итә "Bloomberg" агентлыгы. Әйтик, Лондонның "ICE Futures" биржасында Brent маркалы нефтькә декабрь фьючерслары 21 центка (0,47 процент) - барреле 44,82 долларга кадәр арткан. Дүшәмбе сатуда аларның бәясе...
    583
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:47
    Бүген – Бөтенроссия хоккей көне
    Бөтенроссия хоккей көне беренче тапкыр 2007 нче елда кышның беренче көнендә Россиянең хоккей федерациясе президенты Владислава Третьяк тәкъдиме буенча уза, ул көнне илнең 150 дән артык стадионы шушы уенны сөючеләрне кабул итә. СССРның хоккей буенча җыелмасы киңкүләм ярышлардан берничә тапкыр алтын медальләр алып кайтты. Безнең хоккейчылар 8 мәртәбә олимпия чемпионнары,...
    900
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:43
    Кәбестә коймагы
    Кирәк булачак: 500 г кәбестә, берәр суган, йомырка, 2 аш кашыгы он, тәменчә тоз, борыч, сөт, каймак. Кыздыру өчен үсемлек мае. Әзерләү: Кәбестәне вак итеп турарга һәм аз гына сөттә томалап пешерергә. Суытырга һәм саркытырга. Суганны иттарткыч аша чыгарырга, кәбестә белән кушарга, йомырка сытарга, тоз, борыч, он өстәп болгатырга. Үсемлек...
    621
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:24
    Зәйдә 3 кеше янып үлгән
    Янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, үткән атна Зәйдә тыныч булмаган. 23 - 30 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру буенча урыннарга чыккан, шуларның икесе аеруча хәвефле булган. 27 ноябрьдә Ломоносов урамында бер агач йорт тулысынча янып беткән. Сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Янгында зыян күрүчеләр, үлүчеләр юк. 28...
    768
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 10:10
    Владимир Путин: "Төркия белән мөнәсәбәтләр бозылуы кызганыч..."
    Россия Президенты Владимир Путин Төркия белән мөнәсәбәтләрнең бозылуына борчылуын белдерде. Бу хакта ул Парижда узган саммит вакытында матбугат-конференциясендә сөйләде. - Уйлавымча, барыбызга да кызганычтыр. Шәхсән миңа мөнәсәбәтләрнең бозылуы бик кызганыч. Чөнки үзем әлеге мөнәсәбәтләрне төзү өчен озак вакыт дәвамында күп көч куйдым, - диде Владимир Путин. - Партнерлык дәрәҗәсе тиңдәшсез...
    590
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 07:40
    Әлмәттә атышканнар
    Бу хәл Әлмәттә узган якшәмбедә булган. Билгесез кешеләр Әлмәт үзәк район шифаханәсе районында бер оешмага караган вахта автобусына ут ачканнар. Фаразларга караганда, билгесез кешеләр пневматик коралдан аткан. Бәхеткә, бер кеше дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре атучыларны эзәрлекли, дип яза "Әлмәт таңнары" сайты.
    558
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:19
    Поручитель булганчы, җиде кат уйла
    Хәзерге тормышта кем генә кредит алып карамаган икән? Шулай ук җаваплылыкны үз өстенә алучы (поручитель) булучылар да аз түгелдер. Туганың яки дустың үтенеп сорагач, ничек инде каршы киләсең? Чын дуслык бәһасе алтынга тиң дисәләр дә, кайчакта кредит буенча йөкләмәләр аннан да кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин шул. Кредитларын үз вакытында түләп баручыларга...
    517
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 06:11
    1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне
    XX гасыр чире дип тә аталган СПИД елдан-ел күбрәк кешегә йога бара. Әлегә дәвасы табылмаган бу авыру кешегә гадәттә җенси юлдан һәм, йогышлы энәләр кулланып, кан аша килеп эләгә. Үткән гасыр ахырларында табылып, кешелек дөньясын дер селкеткән әлеге авыру вирусы кеше организмы тышында яши алмый. Һавага эләккәннән соң әлеге вирус...
    1060
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 05:49
    Лениногорскида ике кешенең ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган
    Татарстанда 19-25 ноябрьдә 30 татарстанлының ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган, дип хәбәр итә Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе. Иң күп очрак Казанда (11) теркәлгән. Бу чорда ТР Түбән Кама районында 4 очрак ачыкланган, ТР Яшел Үзәндә - 3, Тукай, Лениногорск, Азнакай районнарында - 2 шәр,...
    506
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 05:43
    Рубль бәясе доллар һәм еврога карата бераз төшкән
    Мәскәү биржасында сәүдә ачылган вакытта доллар һәм евроның бәясе арткан. Нефтькә дөнья бәяләре кимү фонында рубль төшкән, дип хәбәр итә "Интерфакс". Доллар буенча сатулар 65,93-66,24 сум тирәсендә башланган, уртача минут ярым эчендә курс 66,17 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта евро курсы 70,3 сумга җиткән. Бивалюта кәрзине 68,03 сум тәшкил...
    544
    0
    0
  • 1 декабрь 2015 - 05:31
    Татарстанда 76 яшьлек бабай чаңгы шуарга киткән җиреннән батып үлгән
    Чистай шәһәре янында моннан берничә көн элек югалган 76 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен таптылар. Ул 28 ноябрь көнне Мебель фабрикасы бистәсе янында Прость елгасында чаңгы шуган җиреннән юкка чыга. Алексеевскиның 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә юкка чыккан бабайны эзләргә керешә. Аның үле гәүдәсен судан тартып...
    662
    0
    0
Реклама