Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәйдә 3 кеше янып үлгән

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, үткән атна Зәйдә тыныч булмаган. 23 - 30 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру буенча урыннарга чыккан, шуларның икесе аеруча хәвефле булган. 27 ноябрьдә Ломоносов урамында бер агач йорт тулысынча янып беткән. Сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Янгында зыян күрүчеләр, үлүчеләр юк. 28...

Янгын куркынычсызлыгы хезмәте хәбәр итүенчә, үткән атна Зәйдә тыныч булмаган. 23 - 30 ноябрьдә янгын сүндерүчеләр 16 чакыру буенча урыннарга чыккан, шуларның икесе аеруча хәвефле булган.

27 ноябрьдә Ломоносов урамында бер агач йорт тулысынча янып беткән. Сәбәбе ут белән саксыз эш итү дип фаразлана. Янгында зыян күрүчеләр, үлүчеләр юк. 28 ноябрьдә 18 сәгатьтә янгын чыгу турында алынган хәбәр - аеруча тетрәндергеч.

Иске Тәкмәк авылында агач йортта чыккан янгын өч кешенең гомерен өзә. Янгын куркынычсызлыгы хезмәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, ут тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана, әлегә тикшерү эше бара. Янгын чыккан мәлдә йортта йоклап ятучыларның берсе өлкән кеше төтен исенә уянып, өйдән баланы алып чыгып өлгерә, ә калганнар уяна алмыйча янып үлә.

Үлүчеләр 1981 елгы йорт хуҗасы, аның бергә яшәүче 1992 елгы хатыны һәм 1953 елгы күрше ир-ат. Ут эченнән алып чыгылган 4 яшьлек бала янып үлгән хатын-кызныкы була.

Энҗе Әгъләмова
http://www.zainsk-rt.ru/tt/2014-09-29-06-21-51t/item/7108-z%D3%99yne%D2%A3-ber-avyilyinda-3-keshe-yanyip-%D2%AFlde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поңар