Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 76 яшьлек бабай чаңгы шуарга киткән җиреннән батып үлгән

Чистай шәһәре янында моннан берничә көн элек югалган 76 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен таптылар. Ул 28 ноябрь көнне Мебель фабрикасы бистәсе янында Прость елгасында чаңгы шуган җиреннән юкка чыга. Алексеевскиның 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә юкка чыккан бабайны эзләргә керешә. Аның үле гәүдәсен судан тартып...

Чистай шәһәре янында моннан берничә көн элек югалган 76 яшьлек пенсионерның үле гәүдәсен таптылар. Ул 28 ноябрь көнне Мебель фабрикасы бистәсе янында Прость елгасында чаңгы шуган җиреннән юкка чыга. Алексеевскиның 3нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре Эчке эшләр министрлыгы белән берлектә юкка чыккан бабайны эзләргә керешә.

Аның үле гәүдәсен судан тартып чыгаралар һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә тапшыралар. Соңыннан аңлашылганча, юка боз бабайны "күтәреп тора" алмаган һәм ул су төбенә киткән.

http://matbugat.ru/news/?id=13240

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дедушка утонул