Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Карабаш поселогында веломәктәп ачылган

Шушы көннәрдә Карабаш поселогында мөһим вакыйга булды - "Нефтьче" спорт-сәламәтләндерү комплексында веломәктәп ачылды. Тантаналы чарада "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, җирле муниципаль хакимият вәкилләре катнашты. Карабашта велоспорт буенча секция 2010 елдан бирле эшли. Аны үз эшенә бирелгән, профессионал...

Шушы көннәрдә Карабаш поселогында мөһим вакыйга булды - "Нефтьче" спорт-сәламәтләндерү комплексында веломәктәп ачылды.


Тантаналы чарада "Татнефть" җәмгыяте генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, "Лениногорскнефть" идарәсе начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов, җирле муниципаль хакимият вәкилләре катнашты.
Карабашта велоспорт буенча секция 2010 елдан бирле эшли. Аны үз эшенә бирелгән, профессионал спортчылар -ирле-хатынлы Паниннар оештырган. Алар Карабашның егет-кызларын җитди рәвештә велоспорт белән мавыгуга ирешә алган. Шөгыльләнү өчен аерым урыннары булмауга карамастан, кыска гына вакыт эчендә нәтиҗәләргә дә ирешә алганнар.
Кунаклар "Нефтьче" спорткомплексын карап чыкканнан соң, монда яшәүчеләрнең барлык спорт секцияләренә дә бик теләп йөрүенә инанды. Карабаштагы веломәктәпнең тагын да ныграк популярлашуына аларның бер шиге дә юк.
Бу тема турында тулырак "Заман сулышы" газетының 88 нче номер саныннан укый аласыз.
Диләрә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА, Сергей ТРУСОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велошкола карабаш