Заман сулышы

14 гыйнвар 2016 яңалыклары

  • 14 гыйнвар 2016 - 13:53
    Балтач районында мәктәптә балалар агуланган
    Балтач районында булган әлеге хәлне прокуратура тикшерә башлаган. Кичә булган хәл турында кайбер электрон басма мәгълүмат чараларында бастырылып чыкканнан соң хәбәр хокук сагындагыларны да аякка бастырган. Күңелсез хәл Балтач районының Кече Лызи авылындагы урта мәктәптә булган. Биредә 30 укучы үзен начар хис иткән, аларда агулану билгеләре күренгән. Өч укучыны Саба...
    490
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 13:45
    Ике татарстанлы Төркиядә теракт оештыруда гаепләнә
    Истамбул мәйданында теракт ясауда шикләнелеп тоткарланган өч россияле арасында Татарстан кешеләре дә бар. Төркиянең махсус хезмәтләре аларның Сириядән килгән террорист-үтерүчегә ярдәм иткән дип бара. РФ МИД биргән мәгълүматларга караганда, Айдар Сөләйманов 1984 елгы, халыкара эзләүгә игълан ителгән булган һәм Татарстан МИД тарафыннан читтән торып ИГИЛ белән элемтәдә булуында һәм россиялеләрне...
    541
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 11:48
    Зәй-Каратайда сугым цехы ачылды (фотолар)
    Бүген тантаналы төстә районыбызның Зәй-Каратай авылында мал сую цехы ачылды. Аны ачуда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аграр предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Сугым цехының төзелеше май аенда башланган иде. Әлеге корылма тәүлегенә...
    852
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 10:28
    Иске Куактагы янгында зыян күргән ирнең хәле тотрыклы
    Республика клиник хастаханәсе табиблары Иске Куак авылындагы янгында зыян күргән ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Хатынын һәм биш баласын янгында мәңгелеккә югалткан ир-атның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре ТACС мәгълүмат агентлыгына җиткергән. Аның әйтүенчә, зыян күрүче реанимация бүлегендә ята, аңа шокка каршы...
    572
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 10:03
    Җырчы Алсуның гаиләсендә кабат бәби туе (+фотолар)
    Танылган җырчы Алсуның бертуган энесе - Ренард әти булды - кызлары 1 гыйнварда дөньяга килгән. Узган елның сентябрендә кияү егете булган 19 яшьлек Ренард үзенә гомерлек яр итеп 25 яшьлек Зәлинә Сөләйманованы - миллионер кызын сайлаган иде. Туйларын Мәскәүдәге рестораннарның берсендә уздырдылар. Кәләшнең бала көтүе хакында шул вакытта ук билгеле...
    510
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 07:22
    Башкортостанда биш кеше агуланып үлгән
    14 гыйнварга каршы булган фаҗига Башкортостанның Бөре шәһәрендә булган. Газга агуланып үлүчеләр арасында балалар да бар. Шәһәрдәге бер йортта яшәүчеләр күрше фатирдан килүче газ исе сизеп ала. Тиз арада ашыгыч хезмәтнең кизү бүлегенә шалтыраталар. Ишекне каерып ачканда соң була инде - ике хатын-кыз һәм 6, 8, 9 яшьлек өч баланың...
    518
    0
    0
  • 14 гыйнвар 2016 - 06:17
    Ярдәм өчен лениногорскилы бүләкләнде
    Бу атнада Казан Кремлендә "Яңарыш" республика фонды хәйриячеләрен бүләкләү тантанасы булды, алар арасында безнекеләр дә бар иде. Барлык иганәчеләр белән бергә "Татнефть-УРС" җәмгыятенең Лениногорск филиалы директоры Ринат Хәсәнов тә Хәйриячеләр китабының VI томы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны Татарстан Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев...
    487
    0
    0
Реклама