Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иске Куактагы янгында зыян күргән ирнең хәле тотрыклы

Республика клиник хастаханәсе табиблары Иске Куак авылындагы янгында зыян күргән ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә. Хатынын һәм биш баласын янгында мәңгелеккә югалткан ир-атның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре ТACС мәгълүмат агентлыгына җиткергән. Аның әйтүенчә, зыян күрүче реанимация бүлегендә ята, аңа шокка каршы...

Республика клиник хастаханәсе табиблары Иске Куак авылындагы янгында зыян күргән ир-атның гомерен саклап калу өчен көрәшә.
Хатынын һәм биш баласын янгында мәңгелеккә югалткан ир-атның хәле тотрыклы, дип бәяләнелә. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәткәре ТACС мәгълүмат агентлыгына җиткергән. Аның әйтүенчә, зыян күрүче реанимация бүлегендә ята, аңа шокка каршы препаратлар кертелә.
"Аның хәле тотрыклы авыр бәяләнә. Сәламәтлегенең начарлануы күзәтелми. Ул аңында. Табиблар кул астында ярдәм күрсәтү өчен кирәк булган барлык препарат һәм җиһазлар бар", - диелгән хәбәрдә.
Моңа кадәр ир-атның хәле бик авыр, диелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Янгын Иске Куак