Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Зәй-Каратайда сугым цехы ачылды (фотолар)

Бүген тантаналы төстә районыбызның Зәй-Каратай авылында мал сую цехы ачылды. Аны ачуда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аграр предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Сугым цехының төзелеше май аенда башланган иде. Әлеге корылма тәүлегенә...

Бүген тантаналы төстә районыбызның Зәй-Каратай авылында мал сую цехы ачылды.

Аны ачуда республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, республика Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аграр предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Сугым цехының төзелеше май аенда башланган иде. Әлеге корылма тәүлегенә 10 баш мөгезле эре терлекне чалу һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә. Биредә мал хәләл технология буенча чалыначак.
Цехта итне эшкәртү, суыту, туңдыру заллары бар. Шулай ук эчәкләрне эшкәртү, тирене тозлау заллары урнашкан. Кләймәне дә монда сугачаклар. Җиде эш урыны булдырылган. Ветеринар табиб бар.
Марат Әхмәтов бинаны ошатты, "Республикада мондый цехларны күп ачырга туры килде, сезнеке иң матуры, иң җайлы эшләнгәне", диде.
Бер елдан артык элек илдә таможня берлеге регламенты эшли башлады. Итен сату өчен билгеләнгән малларны ихатада сую, чималны эшкәртү уздыру яңа кагыйдәләр буенча тыела. Бу уңайдан бөтен республика буенча менә шундый мал сую урыннарын масштаблы төзү башланып китте. Безнең районда бу беренчесе. Районга гына түгел, күршедә урнашкан чит авылларга да хезмәт күрсәтәчәк дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: убойный цех