Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярдәм өчен лениногорскилы бүләкләнде

Бу атнада Казан Кремлендә "Яңарыш" республика фонды хәйриячеләрен бүләкләү тантанасы булды, алар арасында безнекеләр дә бар иде. Барлык иганәчеләр белән бергә "Татнефть-УРС" җәмгыятенең Лениногорск филиалы директоры Ринат Хәсәнов тә Хәйриячеләр китабының VI томы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны Татарстан Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев...

Бу атнада Казан Кремлендә "Яңарыш" республика фонды хәйриячеләрен бүләкләү тантанасы булды, алар арасында безнекеләр дә бар иде.
Барлык иганәчеләр белән бергә "Татнефть-УРС" җәмгыятенең Лениногорск филиалы директоры Ринат Хәсәнов тә Хәйриячеләр китабының VI томы һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аларны Татарстан Дәүләт киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев тапшырды.
Исегезгә төшерәбез: Республикада алар ярдәмендә "Яңарыш" проекты тормышка ашырыла. Әлеге затларның исемнәре Хәйриячеләр китабына теркәлә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев