Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Җырчы Алсуның гаиләсендә кабат бәби туе (+фотолар)

Танылган җырчы Алсуның бертуган энесе - Ренард әти булды - кызлары 1 гыйнварда дөньяга килгән. Узган елның сентябрендә кияү егете булган 19 яшьлек Ренард үзенә гомерлек яр итеп 25 яшьлек Зәлинә Сөләйманованы - миллионер кызын сайлаган иде. Туйларын Мәскәүдәге рестораннарның берсендә уздырдылар. Кәләшнең бала көтүе хакында шул вакытта ук билгеле...

Танылган җырчы Алсуның бертуган энесе - Ренард әти булды - кызлары 1 гыйнварда дөньяга килгән.

Узган елның сентябрендә кияү егете булган 19 яшьлек Ренард үзенә гомерлек яр итеп 25 яшьлек Зәлинә Сөләйманованы - миллионер кызын сайлаган иде. Туйларын Мәскәүдәге рестораннарның берсендә уздырдылар. Кәләшнең бала көтүе хакында шул вакытта ук билгеле иде инде. Елның беренче көнендә дөньяга килсә дә, шатлыклы вакыйга турында яңа гына хәбәр ителде.

Алсуның энесе социаль челтәрләр аша бала тудыру йортында кызын тотып төшкән фотосын тәкъдим итсә, Зәлинә: "Өйгә кайтабыз. Берни дә куркыныч түгел - без әти кулында", - дип язып элгән.

Яшь парлар зиннәтле үз өйләре белән яши. Әлеге йорт - миллионер әти - Рәлиф Сафин, Алсу һәм өлкән туганнары Маратның туйга бүләге.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/53020-%D2%97yirchyi-alsunyi%D2%A3-gail%D3%99send%D3%99-kabat-b%D3%99bi-tue-%20fotolar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алсу бәбәй

2
X