17 февраль 2016 яңалыклары
-
Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның интернет-кибетләре ачылган
Ул "Интернет-магазин Гузель&Ильдар» дип атала. "Китаплар, дисклар сорап мөрәҗәгать итүчеләр бик күп. Кая гына барсак та, шуларны сорыйлар. Гастрольләргә үзебез белән дә алып йөрибез аларны. Тик ерак төбәкләрдә елга бер тапкыр гына булабыз. Без килгәнне көтеп тормыйча гына, үзләренә кирәк вакытта һәм үзләренә кирәк күләмдә алу мөмкинлеге булсын өчен булдырдык...
-
Югалган Сөләйман Зариповны Буа районыннан башка эзләмиләр
57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм 62 яшьлек Берләшкән Гарәп Әмирлеге кешесе Хуҗа Абде Нәҗми Элдим югалуга 11 көн узды. 7 февральдә алар Сарансктан Казанга кайтканда югалдылар. Соңгы тапкыр аларны Буаның Иске Суыксу авылында күргәннәр. Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары буенча мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин әйтүенчә, югалган имамны Буа районнан...
-
Бүген игелекле эшләр көне
-
Лениногорскиның өстәмә белем бирү педагоглары ярышты
Балалар иҗат йортында өстәмә белем бирү педагоглары арасында муниципаль конкурс үтте. Мәгариф өлкәсендә 5 елдан алып 33 елга кадәрле хезмәт стажы булган ун педагог катнашкан. Нәтиҗәдә, беренче урынга Светлана Федянина (Балалар иҗат йорты) лаек була. Икенче урында - Надежда Азова (14нче мәктәп), өченче урынны Илшат Усманов (Шөгердәге Мәктәптән тыш эшләр...
-
Улын үтермәкче булган
Ютазы районы прокуратурасы 28 яшьлек А.га карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү карарын раслады. Тикшерү версиясенә караганда, былтыр 14 ноябрьдә Урыссу бистәсендә исерек А. әнисен үтермәкче була. Бу ният белән ул аның фатирында газны ачык калдыра. Газ хезмәткәрләренең оператив гамәлләре ярдәмендә генә шартлауга юл куелмый. Шул ук көнне ир-егет Гоголь...
-
Татарстан юлында коточкыч һәлакәт булган (ФОТО)
Юл-транспорт һәлакәте бүген, 17 февраль иртәсендә - 9:30 сәгатьтә булган. Һәлакәтнең шаһитлары җиткерүенчә, фаҗигага китергән хәл Түбән Камадан ерак түгел урында, Чаллы - Зәй трассасында (ягулык салу станциясе каршында), шәһәргә борылыш янында килеп чыккан. "Газель" белән җиңел машина - "ВАЗ-2106" бәрелешкән. Үлүчеләр дә бар, дип хәбәр ителә. Һәлакәтнең сәбәпләре тикшерелә.
-
Татарстанның иң күп сөт бирә торган сыерын карагыз (фото)
2015 ел нәтиҗәләре буенча, Татарстанда иң күп сөт биргән сыер Мамадыш районындагы "Продпрограмма" хуҗалыгында яши. 2015 елда ул 16280 килограмм сөт белән сөендергән, ә бу - тәүлегенә 44,6 килограмм, дигән сүз.
-
Беренче сыйныфларга рәхәт
Ни өченме? Чөнки алар хәзер 15 еннән 21 февральгә кадәр бер атналык каникулда ял итәләр. Февральнең икенче яртысында, гадәттәгечә, беренче сыйныф укучылары бер атналык өстәмә ялга чыга. Бу аларның уку елындагы иң озын чиректә ял итеп алулары һәм уку өчен яңа көч туплаулары өчен бирелә. Беренчеләр, туйганчы йоклагыз,саф һавада уйнагыз....
-
Зәй-Каратайда Туйкиннарны искә алдылар
Зәй-Каратай мәктәбендә мәгърифәтче, язучы, тарихчы, мөгаллим бертуган Фазыл һәм Кәбир Туйкиннар истәлегенә багышланган очрашу кичәсе узды. Укучылар белән очрашуга алар нәселен дәвам итүче Әлмәт политехник техникумының тәрбия эшләре буенча директор урынбасары һәм тарихи мирасны саклау, өйрәнү, үстерү "Тамырлар" фонды директоры Марат Туйкин, аның әтисе Нур абый кайткан иде. Шулай ук...
-
Урдалыда туып-үскән талантлар концерт куйган
Узган шимбә көнне Урдалы мәдәният йортында "Җырлыйм туган якта" дип аталган җыр-моң кичәсе үткәрелде. Кичәгә авылыбызда туып-үсеп, бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәүче талантларыбыз чакырылды. Өч сәгатькә сузылган концертта Казаннан Люция Мусина һәм аның кызы Миләүшә Закирова, Әлмәттән Мәҗит Ихсанов, Шөгердән Рәшит Ихсанов һәм аның кызы педагогия колледжы студенты Гөлинә Ихсанова,...