Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Урдалыда туып-үскән талантлар концерт куйган

Узган шимбә көнне Урдалы мәдәният йортында "Җырлыйм туган якта" дип аталган җыр-моң кичәсе үткәрелде. Кичәгә авылыбызда туып-үсеп, бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәүче талантларыбыз чакырылды. Өч сәгатькә сузылган концертта Казаннан Люция Мусина һәм аның кызы Миләүшә Закирова, Әлмәттән Мәҗит Ихсанов, Шөгердән Рәшит Ихсанов һәм аның кызы педагогия колледжы студенты Гөлинә Ихсанова,...

Узган шимбә көнне Урдалы мәдәният йортында "Җырлыйм туган якта" дип аталган җыр-моң кичәсе үткәрелде.
Кичәгә авылыбызда туып-үсеп, бүгенге көндә төрле җирләрдә яшәүче талантларыбыз чакырылды. Өч сәгатькә сузылган концертта Казаннан Люция Мусина һәм аның кызы Миләүшә Закирова, Әлмәттән Мәҗит Ихсанов, Шөгердән Рәшит Ихсанов һәм аның кызы педагогия колледжы студенты Гөлинә Ихсанова, Чаллы шәһәреннән Ленар Гафиятуллин, Лениногорскидан Тәлгат Сафиуллин, Гөлнара Каюмова, Рушания Мәрданова, авылда яшәүче һәвәскәрләребез Римма Галимова, Гүзәлия Гәрәева, Гөлнара Рәхимова матур җырларын, биюче кызыбыз мәктәпнең 3 сыйныф укучысы Илвина Бәдертдинова дәртле татар һәм һинд кызлары биюләрен бүләк иттеләр.
Рәшит абый Бикбов үзе язган туган авылыбыз турындагы шигырьләрен укыды. Студент егетләребез Илназ Зәйнетдинов белән Илнар Билалов студентлар тормышыннан кызыклы күренеш күрсәтеп, халыкны рәхәтләнеп көлдерделәр. Һәм шулай ук кичәдә Люция Мусина башкаруында Рәшит Бикбов сүзләренә язылган "Урдалым" җыры беренче тапкыр авыл халкына тәкъдим ителде. Җырны тамашачылар бик шатланып кабул иттеләр, башкаручыны да,авторны да алкышларга күмделәр. "Ниһаять, авыл турында җырыбыз да булды", дип куандылар.
Тагын шунысын әйтеп китәргә кирәк: мондый зур кичәләрне оештырганда авыл җирлеге хезмәткәрләре дә читтә калмый. Авыл башлыгы Мосавир Мостафин өздереп гармунда уйнаса, аның урынбасары Гөлшат Әхмәтова мәдәният йорты җитәкчесе Гөлүсә Зәйнетдинова белән кичәне матур шигырьләр сөйләп, күңелле итеп алып бардылар.
Концерт карарга авылда яшәүчеләр белән рәттән төрле шәһәрләрдән кайткан кунаклар да бик күп килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев