Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЕШЕ ҺӘМ ЗАКОН

Югалган Сөләйман Зариповны Буа районыннан башка эзләмиләр

57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм 62 яшьлек Берләшкән Гарәп Әмирлеге кешесе Хуҗа Абде Нәҗми Элдим югалуга 11 көн узды. 7 февральдә алар Сарансктан Казанга кайтканда югалдылар. Соңгы тапкыр аларны Буаның Иске Суыксу авылында күргәннәр. Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары буенча мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин әйтүенчә, югалган имамны Буа районнан...

57 яшьлек имам Сөләйман Зарипов һәм 62 яшьлек Берләшкән Гарәп Әмирлеге кешесе Хуҗа Абде Нәҗми Элдим югалуга 11 көн узды.
7 февральдә алар Сарансктан Казанга кайтканда югалдылар. Соңгы тапкыр аларны Буаның Иске Суыксу авылында күргәннәр.
Казанның Идел буе һәм Вахитов районнары буенча мөхтәсибе Мансур Җәләлетдин әйтүенчә, югалган имамны Буа районнан башка эзләмәячәкләр. Ул волонтерларның районда эзләмәгән җирне калдырмавын, бу эшне дәвам итәргә мәгънә юклыгын әйткән. Эзләү буенча штаб Казанда гына калачак. Мансур хәзрәт ул көнне Казан-Ульяновск трассасыннан узган фура хуҗаларына видеотеркәгечләр язмасы булса, штабка тапшыруларын үтенә.
Чыганак: http://www.tatpressa.ru/news/24737.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X